Күптән түгел без КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студентлары тормышының агымдагы уку елында гамәлгә ашырыла торган кайбер якты проектлары хакында сөйләдек. Әмма, һичшиксез, ул исемлек барлык күренешләрне дә кочаклый алмады, КФУның ХМТһКИ студентлары тормышы көн саен гаять күпсанлы вакыйгалар белән тулы була, ә бүгенге көн проектлары шактый очракта элек тормышка ашырылганнарына килеп тоташа. Шуңа да без бүген 2017 нче елда институтта белем алучыларның аңнарына һәм җаннарына кагылып киткән вакыйгаларны искә төшерергә булдык. Ә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директорының социаль һәм тәрбия мәсьәләләре буенча урынбасары Виктор Туманин бу эштә безгә ярбәм итәргә ризалыгын белдерде. Чыннан да, тәүлек дәвамында үзенең карамагындагыларның һәрберсе белән элемтәгә чыгарга әзер торган бу кешедән башка тирә-якта нәрсәләр барганын тагын кем яхшырак белсен соң?
Барыннан да элек, шуны әйтергә кирәк, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында студентлар үзидарә системасының аерылып торган үзенчәлеге булып уку чорында студентларның үзләренә мондагы тормышларын ничек оештырырга, нәрсә белән шөгыльләнергә һәм нинди юнәлешләр аларга кызыклылыгын билгеләү мөмкинлеге тудырыла Яшьләргә тулы сайлап алу иреге бирелә, һәм ул ел саен институт администрациясе тарафыннан яклау тапкан гаять күпсанлы башлангычлар һәм идеяләр рәвешендә үзенең җимешләрен бирә. Безнең студентлар үзләренең теләкләре һәм мөрәҗәгатьләре КФУның ХМТһКИ җитәкчелеге тарафыннан һәрчак ишетеләчәген һәм яңа проектларга яшел ут биреләчәген яхшы беләләр, шуңа күрә дә идеяләр белән чыгарга һәм аларны тормышка ашырырга тотынудан курыкмыйлар. Студентлар белән эшләүнең мондый системасы уңышлы нәтиҗәләргә китерүенә дәлил булып институт студсоветының “КФУ-2017 ел студенты” конкурсында “Иң яхшы иҗтимагый оешма” номинациясендә җиңүе, шулай ук институт студсоветының шул ук номинациядә “Татарстан Республикасының ел студенты”конкурсы кысаларында финалга чыгуы тора.
Хәзер тәмамланган елда институт студентлары тормышындагы истәлекле вакыйгалар хакында турыдан-туры сөйләшик. Шуларның берсе - Бөтендөнья диалог һәм үсеш хөрмәтенә мәдәни төрлелек көненә туры китереп узган елның май аенда үткәрелгән КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты атналыгы. Ул студентларның «ХХ гасырда Татарстанның тарихи үсеш юллары» бөтенрәсәй яшьләренең фәнни-гамәли конференциясе, Стендап-кичә, Веломарафон, зыялы уеннар буенча институт Кубогы, “ КФУның ХМТһКИнда студентларның үзидарә оешмасы үсеше”дигән темага түгәрәк өстәл һәм башка проектларын тормышка ашыру атналыгы булды.
ХМТһКИ атналыгы турында сөйләгәндә, “ХМТһКИ проекты” конкурсына аеруча тукталып үтәсе килә. Аның кысаларында безнең институт студентлары 30 дан артык проект тәкъдим иттеләр һәм хуплау тапкан иң яхшылары 2017-2018 уку елында гамәлгә аша баралар. Мәсәлән, җиңүче проектлар арасында “ХМТһКИ медиаүзәге”, “Тәмнәр көрәше”, “Мәңгегә йөрәктә” кебекләре бар. Эчтәлекләре ягыннан беренче икесе институт тормышын мәгълүмат кырында яктырту юнәлешендә иҗади көчләрне туплау һәм институтны шаулаткан “Аш бүлмәсе” шоуына “яшьтәш-проект”лар булса, өченчесе Бөек Ватан сугышы хатирәләрен саклауга багышланган чаралар циклын тормышка ашыру проекты иде. Институт җитәкчелеге кызыклыгы ягыннан болардан бер дә ким булмаган кайбер бүтән проектларны да хуплады. Әйтик, институтта чагылыш тапкан “Чорлар фестивале” проекты. Аның авторы теләгәнчә, бөтен студент җәмәгатьчелеге, тарихны өйрәнү мөмкинлегеннән тыш, төрле чор мохитенә чума алды: 2017 нче ел тәмамланыр алдыннан институтта антик чор һәм борынгы урта гасыр дөньясы патшалык итте, ә 2018 нче елның язында өстенлек яңа һәм иң яңа дәвергә биреләчәк.
Студентларның спорт өлкәсенә караган башлангычлары да үсеш алды. Агымдагы елда спортның төрле төрләре буенча ярышлар - “Үзеңне җиң” проекты эшли башлады, анда, рәсәй студентлары белән берлектә, чит ил укучылыры да бик теләп катнаша. Студсовет әгъзалары беренче курстагыларның киләчәге турында да онытмыйлар: хәзер студент җәмәгатьчелегенең яңа әгъзалары баштан ук “Дөньяга ХМТһКИ күзлегеннән” карыйлар - конкурс жюриенең игътибарын җәлеп иткән тагын бер проект нәкъ менә шулай атала. Әлеге проект кысаларында өлкән курстагылар кечеләргә студент тормышына кереп китәргә, үзләрен ышанычлы сизәргә һәм гаҗәеп ХМТһКИ дөньясына чумарга ярдәм итәләр. Биредә бер институт стеналары белән генә чикләнү каралмый, чөнки тулаем КФУда һәм шәһәребездә дә яңа гына укырга кергән студентларга әле бик үк билгеле булмаган, әмма игътибарга лаек күпсанлы кызыклы чаралар үткәрелә. Кичәге абитуриентларны яңа хисләр һәм тәэсирләрнең өзлексез хәрәкәтенә җәлеп итеп, студсовет әгъзалары аларны гомуми эшкә кушылып китергә һәм аларда институт тормышына файдалы булган үз проектларын тәкъдим итү теләген тудырырга ярдәм итә.
Студентларның эшчәнлеге гомумән төп биш - фәнни-тикшеренү, спорт, мәгълүмати, социаль һәм мәдәни-иҗади - юнәлешләргә бүленә. Тәртип буенча аларның һәрберсе турында аерым сөйлим.
Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге - институт студентлары арасында иң популяр юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан шуны гына әйтү дә җитә: ХМТһКИ базасында 10 нан артык клуб эшләп килә, аларда студентлар үзләрен дипломатлар, укытучылар, тәрҗемәчеләр һәм башка белгечләр урынына куеп карыйлар. Мәсәлән, Сөйләшүләр алып бару клубында студентлар сөйләшүләр алып баруның яңа ысулларын һәм техникасын үзләштерәләр, шулай ук үзләренең халыкара мөнәсәбәтләр, бизнес һәм хәтта төрле илләрнең мәдәниятләре өлкәсенә карата булган белемнәрен киңәйтәләр; Бәхәсләр клубында үз фикерен төгәл итеп чагылдырырга , бәхәсләрдә аның өчен нык торырга һәм җиңәргә өйрәнәләр, соңыннан биредә алган күнекмәләрне университет һәм республика дәрәҗәсендәге фикер алышуларда кулланалар; Тарихи инглиз теле клубында лингвистика белгечлеген сайламаган студентлар тел үзенчәлекләрен өйрәнәләр, уеннар һәм бәхәсләр алып бару рәвешендә үзләренең күнекмәләрен ныгыталар; Казан икътисад дипломатиясе клубында университет һәм гомумән Татарстан Республикасы үсешенә караган проектларны тормышка ашыру мәсьәләләрен тикшерәләр; Бизнес турында клубында бизнес буенча белем алалар, ә Брейн-клубында институт, университет диварларында һәм КФУдан читтә дә интеллектуаль уеннар буенча төрле ярышлар оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш, студентларның фәнни берләшмәсе, призлы урыннар яулап, институтны университет һәм республика дәрәҗәсендәге төрле чараларда күрсәтә, шулай ук үзе дә төрле күләмдәге яшьләр форумнары үткәрә. Мәсәлән, 2017нче елның апрелендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында «Энергетик стратегия – 2030. Бөтендөнья энергетика секторының үсеш юнәлешләре» дигән темага Икенче бөтенрәсәй яшь белгечләр форумы уздырылды. Форумның максаты студентларны дөнья һәм рәсәй энергетика секторларының үсеш юнәлешләре белән таныштыру, аларның энергетика өлкәләренә караган белемнәрен тирәнәйтү һәм аның дөньякүләм әһәмиятен аңлату иде. Декабрьдә КФУда беренче мәртәбә БМО РБА канаты астында Виталий Чуркин исемендәге БМОның Казан моделе үтте. Дипломатик роль уеннарында КФУдан һәм Рәсәйнең башка югары уку йортларыннан 100 вәкил-студент катнашты. Конференциянең максатлары булып яшьләрнең дөнья берлегенең иң мөһим мәсьәләләре турындагы белем дәрәҗәләрен арттыруга, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгечләр хәзерләүнең сыйфатын яхшыртуга, дипломатия, аналитика һәм экспертлык эшчәнлекләренә бәйле иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм компетентлыкларын барлыкка китерүгә булышлык итү иде. Катнашучылар эшлекле уен барышында дипломатлар төсендә чыгыш ясадылар һәм БМО илләренең карашларын белдерделәр, көн тәртибендә торган халыкара мәсьәләләрне тикшерделәр, экспертлар белән очраштылар, шулай ук фикер алышкан мәсьәләләре буенча йомгаклау резолюцияләре хәзерләделәр. Модель кысаларында инглиз һәм рус телләрендә БМОның өч органы – Куркынычсызлык советы, Халыкара суд һәм ЮНЕСКО – эшен үткәрделәр. 2017 нче елда институтта шулай ук “Фәнни ярышлар” яңа проекты старт алды. Теләге булган һәр студент бу фәнни узышларда, белгечлегенә караган мәйданчыкны сайлап, үзенең көчен сынап карый ала.
Хәзер мәдәни-иҗади юнәлеш турында. Бу юнәлешкә караган проектларны тормышка ашыруда институт студентларының иң күпчелеге җәлеп ителә. Беренче курс студенты көне (анда быел 700 ләп кеше катнашты), студент язы, яңа ел балы – XX гасыр башы балларын яңадан торгызу - кебек традицион вакыйгалардан тыш, ХМТһКИ студсоветы башлангычы белән БМО Моделе, Дипломат көне кебек кайбер яңа матур чаралар үткәрелде һәм берничә проектка юл ачылды. Мәсәлән, студентлар арасында киң популярлык казанган “ХМТһКИ туташы” проекты «ХМТһКИ егете һәм туташы” дип үзгәртелде, аның кысаларында катнашучылар шәһәрнең иң әйбәт телевизион тапшырулар алып баручыларыннан, модель агентлыклары вәкилләреннән, фотографлардан, сүз осталарыннан мастер – класслар узалар. Шулай итеп, егетләр дә барлык студент җәмәгатьчелеге алдында үзләренең иҗади көч-куәтләрен һәм зыялылыкларын ачып бирә алу мөмкинлегенә ия булдылар. Тагын институт иҗат командасының «Студент язы – 2017» һәм «Беренче курс студенты – 2017» фестивальләрендә 1 нче урын яулаулары хакында да белдереп үтәсем килә.
Институт студентлары игътибарыннан социаль өлкә дә читтә калмады. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында укучылар бик тә яшьли тормыш авырлыкларына дучар булган балалар язмышында зур теләк белдереп катнашулары белән дан тоталар. Студентлар даими рәвештә балалар йортларында һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар яшәгән интернатларда булалар, үзләренең иҗатлары белән яшь тамашачыларны рухландырырга тырышалар. Ә хәзер егетләр-кызлар үзләренең концертлары һәм постановкалары белән Балалар республика клиник хастаханәсендә урнашкан Рональд Макдональд йортына да килеп йөрергә карар кылдылар. Моннан тыш, бу өлкәдә яңа проект булып иганәлек ярминкәләре сериясен башлап җибәрү тора, аларда студентлар үз куллары белән эшләгән әйберләрен саттылар. Ярминкәләрдән кергән акчалар балалар йортларына һәм интернат-йортларга тапшырылдылар.
Студентлар тормышында нык тизлек белән үсә барган мәгълүмати юнәлешкә тукталсак, ул барлык юнәлешләрне үзара бәйли һәм институт эчендә, университет күләмендә, хәтта шәһәрдә бара торган бөтен вакыйгалар турында хәбәрдар булып тору мөмкинлеген бирә. Әлеге юнәлештә билгеле проектларның берсе – институтның үз «Ambidexter» басмасы. Аның баш мөхәррире, журналистлары, дизайнерлары, фотографлары – барысы да институт студентлары. 2014 нче елда газета редакциясе Яшьләр массакүләм матбугат чаралары форумында катнашты, аның нәтиҗәләре нигезендә Яшьләр ММЧ ассоциациясе оештырылды. Шул вакыттан башлап басма командасы «Инфопоток РТ» федераль проекты командасы белән хезмәттәшлек итә башлады. Шулай ук, 2017 нче елда институтның “ColorIt” фотоклубы оешты, аның командасы елдан-ел үсә бара һәм алар институт, университет күләмендә үтә торган төрле чараларны вакытында яктыртып баралар.
Институт студентлары тормышы үсешендә тагын төп юнәлешләрнең берсе булып спорт юнәлеше тора. Безнең институт студентлары ел саен КФУда үткәрелә торган Беренче курс студентлары спартакиадасында һәм Студентлар һәм аспирантлар спартакиадасында катнаша. 2017 нче елның март аенда беренче тапкыр “Дуслык кубогы”на мини – футбол ярышлары булып узды, анда Кытайдан килгән студентлар һәм Рәсәй студентлар командалары очрашты. Залда дуслык атмосферасы хөкем сөрде, җанатарлар ике командага да теләктәшлек белдерделәр. Чит ил студентлары белән спорт ярышлары үткәрү ел буена барды. Шахмат турниры узды, анда катнашучыларның 60%ы институтта укучы чит ил студентлары иде. Моннан тыш, 2016 нче елдан башлап “Өчлек кубогы” проекты тормышка ашырыла, аның кысаларында институтның өч Югары мәктәбе арасында спортның өч төре - баскетбол, волейбол, футбол - буенча ярышлар үткәрелеп килә. Институтны тәмамлаганнар һәм укытучылар да үз командаларын һәр елны тәкъдим итәләр һәм ярышларда катнашалар. Бу юнәлештә даими рәвештә яңа башлангычлар барлыкка килеп тора, шуларның берсе - алда телгә алынган “Үзеңне җиң”проекты.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студенларының тормыш дөньясына юл һәр студент өчен ачык, бары тик беренче адымны гына атларга кирәк, һәм вакыйгалар агышы, хисләр ташкыны барча кешене үз эченә алып кереп китәчәк, студент елларын чын мәгънәсендә истә калырлык итәчәк. Үзеңне күрсәтүдән курыкмагыз, ә без сезгә Институт гаиләсенең тулы канлы әгъзасы булып китүегезгә ярдәм итәрбез.