Каталог метаданных дистанционных курсов Казанского (Приволжского) федерального университета Карточка дистанционного курса:

"Борынгы төрки тел"

Уровень
высшее образование
Язык
татарский
Дата
01.09.2013
Ключевые слова
руны, рунический алфавит, тюркские народы, древнетюркский, тюркский каганат, орхонские памятники, поволжские руничиские надписи
Области знаний
Языкознание
URL адрес карточки
https://kpfu.ru/dc?p_id=67887

Аннотация

Хәзерге көннәргә килеп җиткән беренче төрки язма әдәби тел VII–VIII йөзләрдәге рун язуларында сакланган. Табылу урынына бәйле фәндә орхон-енисей истәлекләре дип аталган әлеге ядкярләрдән төрки язма әдәби телнең үсеш чоры башлана. Борынгы төрки тел төшенчәсе гомуми мәгънәгә ия, ул конкрет бер төрки телне түгел, ә барлык төркиләрнең уртак язма әдәби телен белдерә һәм хәзерге барлык төрки телләрнең тарихын өйрәнү өчен иң борынгы чыганак булып тора. Борынгы төрки язма текстларны өйрәнү тарихи үсеш барышында тел структурасында барлыкка килгән үзгәрешләрне күрергә ярдәм итә. Студентлар борынгы төрки текстларны өйрәнү процессында тарихи-чагыштырма метод белән таныша башлыйлар, тарихи-лингвистик анализ күнекмәләре алалар, бабаларыбыз «бәңгү таш»ларга язып калдырган төркиләр тарихы белән танышалар.Укыту өчен кулланылган материалның шактый зур күләмле һәм катлаулы булуын исәпкә алып, фәннең берничә юнәлеше бүлеп чыгарылды. Орхон-енисей язмалары хакында тарихи белешмә, фонетика, морфология буенча төп теоретик мәгълүматлар туплап бирелде. Рун язулы текстлар, аларның латин графикасында транскрипциясе һәм татар теленә тәрҗемәсе, сүзлек урнаштырылды. Өйрәнү нәтиҗәле булсын өчен лекцияләрне практик дәресләр белән аралаштырып үткәрү күздә тотыла, мөстәкыйль эшләр өчен бирелгән темаларны үзләштерүне даими тикшереп тору курсны эзлекле үзләштерүгә ярдәм итә.


Темы курса

1. Төрки халыкларның кыскача тарихы. 2. Төрки рун язулы текстларның табылу һәм өйрәнелү тарихы. 3. Рун язулы истәлекләрнең таралу ареалы. Идел буенда табылган рун язулы истәлекләр. 4. Күлтәгин һәм Төньюкук истәлекләренең эчтәлеге һәм тарихи әһәмияте. 5. Орхон-енисей истәлекләренең тел үзенчәлекләре. Фонетика. Графика. Төрки рун алфавиты. Сузык авазлар. Тартык авазлар. Борынгы төрки телгә хас үзенчәлекләр. 6. Морфология. Сүз төркемнәре һәм аларга хас грамматик категорияләр. 7. Рун язулы текстлар, аларның транскрипциясе һәм татар теленә тәрҗемәсе. Чыганаклар: Күлтәгин язмасы, Тоньюкук истәлеге, Моюн -Чура, Кули -Чура язмалары, Суҗи ташы.


Подразделение Направление Дисциплина Уровень Курс Форма обучения Количество часов Форма контроля
КФУ / Институт филологии и межкультурной коммуникации / Отделение татарской филологии 032700.62 Филология Древнетюркский язык
бакалавр 1 очное 72 зачет: 1  

Скриншоты


Доступ к курсу

Адрес (URL)
http://tulpar.kfu.ru/course/view.php?id=432
Формат доступа
закрыт для гостевого доступа

Курс закрыт для гостевого доступа. Это означает, что Вам будет доступно всё содержимое курса только в процессе обучения на нем. Чтобы учиться на этом курсе, необходимо:

  • быть зарегистрированным в системе дистанционного обучения КФУ (как это сделать?);
  • согласовать с преподавателем (автором курса, тьютором или учителем) расписание занятий на этом курсе;
  • после этого преподаватель запишет Вас на этот курс в свою группу для обучения

В случае возникновения вопросов или проблем с доступом к курсу, Вы можете обратитьсья к нам за помощью с помощью формы обратной связи или через контактные данные.