Лариса Фәрит кызы Баянова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420021, Казан, М.Межлаук ур., 1 нче йорт,

balan7@yandex.ru

 

Тикшеренү татар этник төркемнәрендә норматив күзаллауларны билгеләүгә багышланган. Мәкаләдә моноэтник (татар) һәм полиэтник тирәлектә яшәүче татарларның норматив күзаллаулар төрлелеген өйрәнү нәтиҗәләре бирелә. Төрле этник төркемнәрне тикшерүгә багышланган күп төрле хезмәтләр булуга карамастан, Россия психология фәнендә татар этносы вәкилләренең кыйммәтләре һәм нормалары контенты аз өйрәнелгән. Тикшеренү методологиясе Л.С.Выготскийның аңның мәдәни детерминациясе турындагы концепциясенә нигезләнә. Тикшеренү методлары буларак норматив өстенлекне һәм этник тәңгәллекне билгеләү методлары кулланылды. Төп нәтиҗәләр моно- һәм полиэтник яссылыктагы норматив күзаллаулар мәдәни контекстка мөнәсәбәттә хисси дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Тикшеренү нәтиҗәләрен моноэтник (бигрәк тә авыл җирлегендә) тирәлектән полиэтник тирәлеккә күчкән татарларга психологик яктан ярдәм итү соралганда кулланырга мөмкин.

 

Төп төшенчәләр: мәдәният, норматив күзаллаулар, этник күзаллау, татарларның этник төркеме, моноэтник тирәлек, полиэтник тирәлек, этник тәңгәллек.

 

Мәкалә

Мәкалә (тулы версия)