Булат Сәләм улы Алишев,

Казан федераль университеты,

Россия, 420021, Казан, М. Межлаук ур.1 нче йорт,

bulat.alishev@gmail.com

 

Әлеге тикшеренү – соңгы елларда төрле яшьтәге, җенестәге һәм этномәдәни төркемнәрдәге халыкларның кыйммәтләр төзелешен өйрәнеп язылган хезмәтләрнең берсе. Бу тикшеренүнең үзенчәлеге моңа кадәр башка авторлар кулланмаган теоретик калыпка һәм методикага нигезләнгән булуы белән билгеләнә. Бу калыпның асылы кыйммәтләрне функциональ модальлек дип аңлаудан гыйбарәт, һәм аның кысасында объектлар мәгънәсен билгеләү һәм үзара бәйләнеш башкарыла. Бер-берсенә чагыштырмача бәйле булмаган «кыйммәтләр пространство»сын төзи торган 4 төрдәге шундый модальлек аерып чыгарыла. Татар һәм рус милләтеннән булган 2542 студент һәм мәктәп яшендәге укучыларны гомуми сайлап алуга нигезләнгән эмпирик тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге этномәдәни төркемнәр арасындагы төп аерма беренчеләрнең прагматик кыйммәтләргә күбрәк өстенлек бирүе һәм икенчеләренең күбрәк үзара социаль тәэсир итешүгә бәйләнгән кыйммәтләр ориентацияләреннән гыйбарәт.

 

Төп төшенчәләр: кыйммәтләр, үзара тәэсир итешү, вазифалар, төп кыйммәтләр мөнәсәбәте, беренчел функциональ кыйммәтләр, кыйммәтләр – эшчәнлек өлкәләре, кыйммәтләр – эшчәнлек ысуллары, татарлар, руслар.

 

Мәкалә

Мәкалә (тулы версия)