Әлфинә Таһир кызы Сибгатуллина,

РФА Көнчыгышны өйрәнү институты,

Россия, 107031, Мәскәү, Рождественка ур., 12,

alfina2003@yandex.ru

 

Мәкаләдә татар әдәбиятындагы мәрсия жанрының үзгәреш кичерүенә бәйле кайбер аспектлар күздән кичерелә. Көнчыгыш әдәбиятының панегирик жанры булган мәрсия–элегия, үлеме белән якыннарын гына түгел, җәмгыять әгъзаләрен дә хәсрәткә төшергән күренекле бер шәхесне мактау, аның күркәм сыйфатларын бәян итүне, олылауны максат итеп куя. Бу төр әсәрләрнең эчтәлегендә ике төп мәгънәви юнәлеш күзгә ташлана: 1) мораль һәм дөньяви тема. Монда мәрхүмнең кешелеклелек сыйфатлары һәм исән вакытта кылган игелекле иҗтимагый эш-гамәлләре мактала. 2) лирик-эмоциональ тема. Мәрсия авторы әлеге шәхеснең вафаты уңаеннан үз тойгыларын белдерә.

Мәрсия жанры төрки-татар милли сүз сәнгатенең барлык чорларында да күзәтелә. Килеп чыгышы белән исламга кадәрге гомумтөрки поэзия традицияләренә барып тоташа дип әйтергә мөмкин. Жанр буларак формалашуында татар халык авыз иҗатындагы сыктау һәм бәетләрнең роле зур, ләкин шулай да төп нигезен  гарәп-фарсы поэзиясенең этик-эстетик принциплары тәшкил итә. Шуңа күрә  мәрсиянең язма әдәбиятка хас булган жанр үзенчәлекләре һәм үз кануннары бар. Татар тормышындагы иҗтимагый үзгәрешләргә, яңа дөньяви карашлар һәм идеология формалашуга нисбәтле, җәмгыятьтә шәхеснең роленә, аның акыл көченә караш яңару сәбәпле, татар әдәбиятының аерым чорларында  мәрсия жанрының активлашуы һәм аның жанр буларак трансформациясе күзгә ташлана. XIX-ХХ гасыр башында мәрсиянең башка жанрлар белән, мәсәлән, мәдхия, тәгъзия-юату һәм шигъри некролог белән үзара якынаюы күзәтелә.

 

Төп төшенчәләр: татар әдәбияты, риса, панегирик жанр, мәрсия, мәдхия, тәгъзия, некролог.

 

Мәкалә

Мәкалә (тулы версия)