Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

mileuscha@mail.ru.

 

Фәнүз Әфгал улы Хәбибуллин,

Кызыл таң” редакциясе,

Россия, 450001, Уфа ш., Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13 нче йорт,

kiziltan90@mail.ru.

 

Мәкаләдә энциклопедик галим, фольклорчы, татар әдәбиятының классигы Нәкый Исәнбәтнең төрки мәдәнияттә чичәнлек традицияләрен өйрәнүгә керткән өлеше системалаштырыла. Галимнең төрки халыклар фольклорын өйрәнүгә багышланган теоретик хезмәтләре, фольклор экспедицияләренең халык авыз иҗаты әсәрләре җыентыкларында системага салынган материаллары, язучының чичән образы кергән әсәрләре фәнни эшнең материалы булып тора. Анализлана торган текстның үзенчәлеге фәнни эшебезнең өйрәнү ысулын билгели (мәдәни-тарихи, семиотик-культурологик, чагыштырма һ.б.). Фольклорга караган теоретик хезмәтләрендә Н. Исәнбәтнең чичәннәр иҗаты турында тулы күзаллау формалаштыру һәм аларның образларын үзенең әдәби иҗатында мәңгеләштерү омтылышы булганлыгы исбатлана. 1920 елларда галимнең Ф. Дәүләтшин белән берлектә башкарган тәҗрибәсе аның әсәрләренең җыентыгын бастырып чыгару белән төгәлләнә. Төрки мохиттә чичәнлек феноменын яктырткан соңгы еллар хезмәтләрен анализлау шуны күрсәтә: Нәкый Исәнбәтнең әлеге теманы өйрәнүгә керткән өлешенә хәзерге заман тикшеренүчеләренең хаксыз рәвештә битарафлыгы сизелә.

 

Төп төшенчәләр: Нәкый Исәнбәт, халык авыз иҗаты, төрки халыклар, татарлар, чичән, җырау.

 

Мәкалә (тулы версия)

 

[1] Фәррах Дәүләтшин иҗаты турында материал Ф.Ә. Хәбибуллин тарафыннан әзерләнде.