Себастьян Цвиклински,

Берлин Азат Университетының Османистика һәм тюркология институты,

Германия, 14195, Берлин ш., Фабекштр. ур. 23–25,

sebastian.cwiklinski@web.de.

 

Мәкалә Н. Нәҗминең 1985 елда язылган “Париж өстендә” шигыре мисалында шагыйрьнең иҗат лабораториясе мәсьәләләрен яктырта. Әдәби әсәрне комплекслы тикшерү методына таянып, әдипнең сүз остасы буларак индивидуаль иҗат итү стиле ачыклана, шигырьнең татар һәм башкорт телләрендәге вариантларына таянып, иҗат лабораториясенең үзенчәлеге, фикер үсеше, үзгәрешләрнең нигезе билгеләнә. Әлеге шигырь бу юнәлештә беренче тапкыр фәнни нигездә анализлана, шуңа бәйләп, шагыйрьнең эш стиле, язу үзенчәлеге, образлы фикерләү мөмкинлекләре, дөньяга карашы да төгәлләштереп барыла. Бу мәкаләнең фәнни яңалыгын һәм актуальлеген билгели. Тикшеренүнең төп максаты – “Париж өстендә” шигыренең татар һәм башкорт телләрендәге версияләрен чагыштыру нигезендә Н. Нәҗминең иҗат лабораториясе үзенчәлеген, индивидуаль иҗат итү стилен, дөньяга карашын ачыклау.

Әсәрнең ике телдәге вариантларын тикшерү аша, беренчедән, һәр әдәби текстның әдәби барышта үз урыны булуы, аның креатив иҗат процессында барлыкка килүе билгеләнә, Франция сәфәре сәхифәләре нигезендә «Париж өстендә» шигыренең иҗат ителү шартлары тәкъдим ителә. Икенчедән, Наҗар Нәҗми әсәре үрнәгендә әдәби текстларның төрле версияләренең фикри үзгәрешне, яңалыкны күрсәтүе ачыклана. Өченчедән, һәм башкорт, һәм татар әдәбиятына хезмәт иткән әдипнең татар һәм башкорт әдәбиятларына мөнәсәбәте дә билгеләнә.

 

Төп төшенчәләр: Н. Нәҗми, татар әдәбияты, башкорт әдәбияты, татар-башкорт әдәби бәйләнешләре.

 

Мәкалә (тулы версия)

 

[1] Автор проф. Д. Госмановага әтисе проф. М. Госмановныӊ истәлекләрен файдалану мөмкинлеге тудырганы өчен рәхмәтен белдерә.