Булат Лирон улы Хәмидуллин,

ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты,

Россия, 420111, Казан ш., Пушкин ур., 8 нче йорт,

bulat.antat@mail.ru.

 

2017 нче елның декабрендә ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтында «История и культура татар-кряшен (XVI–ХХ вв.)» дип аталган яңа коллектив монографиянең презентациясе уңышлы узды. Рецензияләнә торган хезмәт актуаль темага – татар халкының этноконфессиональ төркемен тәшкил итүче керәшен татарларының тарихын һәм мәдәниятен тикшерүгә багышланган. Китап Татарстан Республикасының гуманитар юнәлештәге зур фәнни үзәгендә – Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында – академик Р. С. Хәкимовның гомуми мөхәррирлегендә эшләнгән. Хезмәтне язуда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Чиләбе тарихчылары, этнографлар, филологлар, сәнгать белгечләре һәм фольклорчылар, ягъни керәшен проблематикасы буенча Россиядәге барлык әйдәп баручы белгечләр катнашкан. Монографиянең эчтәлеге белән танышу  редколлегия һәм авторлар коллективы тарафыннан зур фәнни-тикшерү эше башкарылу, ә аны бастырып чыгару керәшен татарларының тарихи-мәдәни мирасын гомумтатар байлыгы буларак популярлаштыруга саллы өлеш кертәчәге хакында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Киләчәктә китапның эчтәлеге, фәнни-агарту максатларында гына түгел, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә милли һәм дини сәясәтне үткәрү, конфессияләр һәм этнослар арасындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен, методик рекомендацияләр эшләү максатында да кулланыла ала.

 

Мәкалә (тулы версия)