Тугба Байракдарлар,

Нәвшәһир Хаҗи Бекташ Вәли университеты, Нәвшәһир (Төркия),

Төркия, 50300, Нәвшәһир, Зөбәйдә Һашим Әвләр мәхәлләсе, 2000 нче йорт,

tbayrakdarlar@gmail.com

 

Рецензия авторы Ч. Зарипова-Четиннең төрки халыклардан татар, башкорт һәм казахларның мәдәни кыйммәтләрен системага салып биргән монографиясе хакында фикерләрен белдерә. Төрек галимәсенең тикшеренү объекты итеп татар язучысы Галимҗан Ибраһимов әсәрләре алынган. Ч. Зарипова-Четин үзенең хезмәтендә татар халкының һәм, аерым алганда, Галимҗан Ибраһимовның төрки халыклар мәдәнияте һәм тарихи үзаңы үсешенә керткән өлешен аңларга омтыла. Әлеге китап – бөек татар язучысының юбилеена лаеклы бүләк. Бай иллюстратив материал укучыларда төрки халыкларның яшәү рәвеше, мәдәниятләренең матди һәм матди булмаган кыйммәтләре хакында күзаллама тудырырга мөмкинлек бирә.

 

Төп төшенчәләр: төрки халыклар, мәдәни кыйммәтләр, татар әдәбияты, Г. Ибраһимов, Ч. Зарипова-Четин.

 

Мәкалә (тулы версия)