Гөлфия Расил кызы Гайнуллина,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

gulfiarasilevna@mail.ru.

 

Мәкаләдә хәзерге милли прозаны жанрлык хасиятләре, әдәби алымнар байлыгы яссылыгында бәяләү омтылышы ясала. Әлеге сыйфатлар ачык гәүдәләнгән язучыларның әдәби әсәрләре аның тикшерү объекты булып тора. Күзәтүләргә нигезләнеп, соңгы еллар татар прозасы үсешендәге аерым тенденцияләр ачыклана. Бүгенге татар прозасын өйрәнгәндә, хикәя яңарыш һәм үсеш кичерүче, традицион алымнардан психологизм, фәлсәфи гомумиләштерүләр, эмоциональлек, символларны үз иткән жанр буларак билгеләнә. Соңгы елларда дөнья күргән күп кенә хикәяләрдә иҗтимагый мәсьәләләрнең шәхес, кеше фәлсәфи проблемалары белән үрелеп тасвирлануы ассызыклана. А. Әхмәтгалиева хикәяләре укучы игътибарын милли, шәркый мәдәният традицияләренең дәвам иттерелүе, шигъриләшә бара торган эпик теле белән җәлеп итә. Әдәби алымнарны төрләндерү ярдәмендә экзистенциаль мотивларны калку гәүдәләндергән әсәрләрдән Р. Галиуллин, Г. Әдһәм, Р. Рахман, И. Иксанова, Л. Ибраһимова һ. б. хикәяләре аерылып тора. Авангард прозага мөнәсәбәтле кече эпик жанрлардан М. Кәбиров, З. Хөснияр, Л. Әбударова әсәрләре игътибарга лаек. Повесть жанры сатирик текст поэтикасын үстерү ягыннан кызыклы (З. Хәким, Р. Батулла, Ф. Баттал, Р. Рахман һ. б.). Соңгы елларда экзистенциаль сагыш мотивын туган нигезгә әйләнеп кайту, милли-әхлакый кыйммәтләрне тергезү эчтәлегенә үреп тасвирлаган әсәрләр еш кына бәян жанры кебек тәкъдим ителә (А. Әхмәтгалиева, Н. Гыйматдинова һ. б. бәяннәре). ХХI гасыр башы татар әдәбиятында иң зур үзгәрешләр кичергән жанрлардан романның үзенчәлекле үсеше күзәтелә. Хәзерге татар прозасында З. Хәким, З. Хөснияр, Ф. Бәйрәмова, В.Имамов романнарының башка күләмле эпик текстлардан тема яңалыгы, сюжет структурасы һәм әдәби алымнар байлыгы ягыннан аерылып торуы ассызыклана.

Тәкъдим ителә торган темага мөнәсәбәтле хәзерге татар прозасын иҗат юнәлешләре, стиль тенденцияләре яссылыгында өйрәнгән Д.Заһидуллина, әсәрләрне шәрехләү барышында әдәби барыштагы аерым күренешләрне билгеләп куйган М. Хәбетдинова, Л. Дәүләтшина, А. Шәмсутова һ. б. хезмәтләре игътибарга лаек.

 

Төп төшенчәләр: хәзерге татар прозасы, хикәя, повесть, бәян, роман, экзистенциаль мотивлар, психологизм, символлар.

 

Мәкалә (тулы версия)