Гөлшат Рәис кызы Галиуллина,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

Gulshat.Galiullina@ksu.ru.

 

Мәкаләдә хәзерге татар сөйләм теленә хас лексик интерференция күренеше өйрәнелә. Төп игътибар сөйләм телендә киң таралыш тапкан лексик берәмлекләрнең функциональ мөмкинлекләре, таралыш даирәсенә юнәлә. Фактик материалны төрле яшьтәге һәм социаль статустагы татар кешеләренең алдан әзерләнмәгән спонтан сөйләме теркәлгән 120 аудиоязма тәшкил итә. Шулай ук, нәтиҗәләрне нигезләү өчен, «Татар теленең язма корпусы», «Татар матур әдәбияты корпусы» материаллары да карала.

Анализ күрсәткәнчә, хәзерге татар сөйләм теленә хас интерференциянең сәбәпләре лингвистик шартларга гына түгел, психологик һәм социомәдәни факторларга да турыдан-туры бәйләнгән. Татар телендә эквивалентлары булуга карамастан, башка тел сүзләрен куллану лексик интерференциянең системалы, татар телендә сөйләшүчеләр өчен гадәти күренеш икәнлеге, билингваль шартларда ике тел лексикасын янәшә куллануда чикләр җуела баруы күренә.

 

Төп төшенчәләр: татар теле, сөйләм теле, билингвизм, интерференция, лексика, лексик интерференция.

 

Хезмәт № 17-14-16012 фәнни проект кысасында РФФИ һәм Татарстан Республикасының финанс ярдәме белән башкарылды.

 

Мәкалә (тулы версия)