Рөстәм Мәлис улы Фәхретдинов,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

roustam@mail.ru.

 

Фәридә Искәндәр кызы Яруллина,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

yarullina-f@mail.ru.

 

Хосе Гонсалес,

Барселона дәүләт университеты,

131. 08018 Барселона, Испания, Carrer de la Ciutat de Granada,

docboone@hotmail.es.

 

Мәкалә француз һәм татар телләрендә төсләрне, шул исәптән ат төсләре атамаларын да белдерүнең төрле ысуллары белән бәйле лингвистик мәсьәләләрне анализлауга багышлана. Тикшерү барышында авторлар «зәңгәр төс» концептының татар һәм француз телләрендә охшаш булуын, ике телдә дә «зәңгәр – күк» дихотомиясенең юклыгын, шулай ук иппоколористиканы төс лингвистикасының аерым бүлеге итеп аерып чыгаруның максатка ярашлы икәнлеген раслаган нәтиҗәләргә килделәр. Авторлар ат төсләренең уникаль татар-француз вокабулярын эшләп, чагыштырыла торган телләрнең актив сүзлек запасында шундый үзенчәлекле лексиканы саклап калуга өлеш керттеләр.

 

Төп төшенчәләр: төс лингвистикасы, төс белдерү, француз һәм татар телләре типологиясе, иппоколористика.

 

Мәкалә (тулы версия)