Владимир Ильич Рогачев,

М. Е. Евсевьев исемендәге Мордва дәүләт педагогика институты,

Россия, 430007, Саранск ш., Студенческая ур., 11 нче А йорты,

rogachev-v@bk.ru.

 

Ольга Ивановна Налдеева,

М. Е. Евсевьев исемендәге Мордва дәүләт педагогика институты,

Россия, 430007, Саранск ш., Студенческая ур., 11 нче А йорты,

naldeeva_oi@mail.ru.

 

Мәкалә мордва һәм татар халыкларының матди һәм рухи мәдәният өлкәсендә бер-берсенә тәэсирен өйрәнүгә багышлана. Татар йолалары мәдәни элементларының мордва халкы фольклорына шактый үтеп керүе билгеләнә, мордваларның өйләнешү йоласында Идел буе мишәр татарларының туй терминологиясеннән алынган төшенчәләр мисал итеп китерелә, болар Идел буендагы этносларның озак вакыт дисперс яшәү тарихы белән аңлатыла. Авторлар тарафыннан фин-угыр һәм татар халыкларының дисперс яшәү урыннарында мәдәниятләрнең үзара йогынтысын чагылдырган кызыклы процесслар билгеләп үтелә. Бу урыннарда катнаш никахлар булу сәбәпле, туй йоласы һәм фольклорының интернациональләшүен күзәтергә мөмкин. Әлеге интегратив күренешләр бигрәк тә мордва-каратайлар өчен хас, аларның күрше халыклар белән тыгыз бәйләнешләре туй йоласы һәм фольклорларына да тәэсир итмичә калмый, соңгылары яңа жанрлар һәм әсәрләргә, сәнгати-сурәтләү һәм тел чараларына байый һәм нәтиҗәдә Урта Идел буе төбәге халыклары мәдәниятендә барлыкка килә торган интеграция-консолидация процессларының уникаль күренешләреннән берсенә әверелә. Мордва-каратайларның татар теленә күчүе – мордва һәм төркиләр арасында дәвамлы уртак тарихка ия даими бәйләнешләр булуның күрсәткече.

Авторлар, шактый күп санлы материалга нигезләнеп, мордва һәм татар фольклорында иртәнге һәм кичке такмаклап елау тәңгәл жанрлары булу, охшаш сәнгати-сурәтләү алымнары, тел һәм стилистик чаралар кулланылу хакындагы нәтиҗәгә киләләр.

 

Төп төшенчәләр: мәдәният, этнос, мордва, татарлар, гореф-гадәт, өйләнешү, туй, жанрлар, фольклор, такмаклар, охшашлык, алынмалар, типология.

 

Мәкалә (тулы версия)