Гжегож Червинский,

Белосток Университеты,

Польша, 15-420, Белосток ш., Университет мəйд., 1 нче йорт,

g.czerwinski@hotmail.com.

 

Тəкъдим ителгəн мəкалəдə күренекле өч поляк-татар шагыйре – Сəлим Хазбиевич, Муса Чахоровский һəм Анна Кайтохова əсəрлəре мисалында шəркый традициялəр проблемасы анализлана. Хазбиевич – архетиплар шагыйре, көнчыгыш тематика һəм конвенциягə нигезлəнеп, мəгънə ягына һəм əдəби традициялəргə зур игътибар бирə. Əлеге авторның əсəрлəрендə үзəк шəркый мотив булып дала архетибы, анимизм һəм күчеш ритуалы, шулай ук дини кануннарга каршылык, чынбарлыкның берлеге идеясе тора. Беренче өч мотив – шаманизм, ə соңгы икесе суфичылык белəн ассоциациялəшə. Чахоровский татар һəм ислам мотивлары турыдан-туры чагылыш тапкан рефлектив һəм дескриптив лирика иҗат итə. Кайтохова поэзиясендə исə лирик герой шаман – поэтик тел шаманы, Сүз, галəм һəм шигърият арасында гид һəм арадашчы тора.

Төп төшенчəлəр: польша татарлары, поляк телендəге хəзерге поэзия, Сəлим Хазбиевич, Муса Чахоровский, Анна Кайтохова.

 

Мәкалә (тулы версия)