Резеда Риф кызы Сафиуллина – Əл Анси,

Россия ислам институты,

Россия, 420049, Казан ш., Газовая ур., 19 нчы йорт,

rezeda.saf@mail.ru.

Гөлнара Фəндəс кызы Җамалетдинова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

gulya.gali1973@mail.ru.

 

Мəкалəдə Татарстан Җөмһүриятендə төрле фəнни төркемнəр тарафыннан тикшерелгəн «Төрки-татар язмачылыгы музее»1 проекты тарихы буенча материаллар гомумилəштерелеп яктыртыла. Авторлар тарафыннан бу юнəлештə булган фикерлəрне гамəлгə ашыруда беренче адымнар бəялəнə, Арча педагогия көллиятенең «Əлифба» һəм Татарстан дəүлəтчелеге тарихы музейларында сакланучы кайбер экспонатларга кыскача күзəтү ясала. Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы бистəсендə сəлəтле балалар интернат-гимназиясенең рекреациясен бизəгəн «Татар язмачылыгы тарихы» монументаль панно проектына җентекле анализ ясала, проектның фəнни концепциясе һəм аны сəнгати хəл итү үзенчəлеге ачыклана. Хезмəттə Болгар цивилизациясе музеенда ачык һавада оештырылачак төрки-татар язу тарихы буенча экспозиция ясау турында кыскача мəгълүмат китерелə. Төрки-татар язу тарихы музееның татар халкы мəдəниятен саклаудагы əһəмияте ассызыклана.

Төп төшенчəлəр: төрки-татар язмачылыгы, татар язу тарихы музее, монументаль- декоратив панно, мозаика, керамика.

 

Мәкалә (тулы версия)