Сергей Игоревич Орлов,

Россия сәнгать академиясе,

Россия, 119034, Мәскәү ш., Пречистенка ур., 21 нче йорт,

nii-arts@yandex.ru, sorlov2008@rambler.ru.

 

Тәкъдим ителгән бәяләмә сәнгать белгече Т.Н.Кривошееваның Татарстан һәм татарларның сынлы сәнгате барлыкка килү һәм үсеше мәсьәләләренә багышланган «Татарстан сынлы сәнгате: тамырлары, үсеше, традицияләре» («Скульптура Татарстана: истоки, становление, традиции») дигән монографик хезмәтен анализлауны күздә тота. Рецензент монографиядә бу төр сәнгатьнең табигате белән билгеләнгән принципиаль яңа бәяләү критерийлары тәкъдим ителүне ассызыклый. Рецензент фикеренчә, әлеге монография Татарстан сәнгать белеменә әһәмиятле өлеш кертә, һәм узган гасыр татар милли сәнгатенең кайбер бәхәсле мәсьәләренә ачыклык бирә.

Төп төшенчәләр: Татарстан сынлы сәнгате, пластик сәнгать, Казан сәнгать мәктәбе.

 

Мәкалә (тулы версия)