ПРОЕКТНЫҢ ИСЕМЕ: «Россия немецларының теле hәм культурасы: милли үзаң проблемалары»

ГРАНТ бирүче: ФГБУ «Россия гуманитар фәнни фонды»  15-04-00011а (кара РГНФ сайты)

ТӨП БАШКАРУЧЫ: ФГАОУ ВО «Казан федераль университеты»ның  Алабуга институты:

ЧИТ ИЛДӘН КОНСУЛЬТАНТЛАР:

  1. Куптеллелек hәм милли-мәдәни багланышлар буенча Халыкара методик берләшмә «ИК@РУС» (Германия);
  2. ФГАОУ ВО «Казан федераль университеты»ның  Алабуга институты «Куптеллелек hәм мәдәни багланышлар шартларында белем бирүдәге инновацион технологияләр» Халыкара лабораториясе»; фәнни җитәкче Кудрявцева Е.Л.

БАШКАРУ ВАКЫТЫ: 2015-2017 еллар.

ПРОЕКТ ҖИТӘКЧЕСЕ: ф.ф.д. проф. Д.А. Салимова.

ПРОЕКТКА КЫСКАЧА АҢЛАТМА. Фәнни тикшерү объкты булып  “рус немецлары”ның милли үзаңы формалашу үзенчәлекләре; милли азчылык шартларында тел-мәдәниятне билгеләүче факторлар; чит тел hәм чит мәдәният өстенчелек иткән вакыттагы миллиара багланышларда барган процесслар; телдәге яраклашу чаралары, билгеләре тора. 

Бех түбәндәге сорауларга җавап табарга омтылабыз:

- Рус (Россия) немецларының тел-мәдәният үзенчәлекләрен ничек бәяләргә: бу бер үк вакытта ике мәдәни дөнья вәкилләреме яки бер мәдәнияткә-милләткә дә карамаган яңа милли группа (этнос)мы?  Тарихи ватаннарында алынган гореф-гадәтләр, тел билгеләре алар өчен ни дәрәҗәдә үзләренеке булып санала, яңа урында ни рәвешле кулланыла? Бу яңа этнос рус hәм немец халкы-милләте арасында арадашчы, күпер була аламы?

- Нинди тел билгеләре буенча без Россия hәм Казахстан немецларын,Татарстанда рус-татар икетеллеге шартларында яшәүче немецларны аера алабыз? Кайчандыр күчеп килгән алманнар кайчан, нинди шартларда яңа тел берлегенә оеша алалар? Диаспораның “капсуллы” яки “ачык” формалары табигый рәвештә икетеллеккә күчә аламы? Телнең яңа статусы мәдәни-милли җәмгыятьнең алышынган чорында яки яңа багланышлар барлыкка килгәндә очрыймы?

Проект рамкаларында без Россия алманнарын икенче чордан (ягъни үзләрен алман-немец дип санаучы ата-аналарның балаларын) башлап өйрәнергә җыенабыз. Бу максаттан чыгып, Россия немецларының хатлары, балалары белән интервью, көндәлектәге язмалар (мөмкин булса) өйрәнелә. Кайчандыр Германиядән килгән респондентлар белән бүгенге көндә Германиягә кире киткән кешеләрнең язмалары чагыштырылып өйрәнеләчәк.

Шул ук вакытта безнең өчен Россия алманнарының  Россия тарихында, белем бирүдә, мәдәният-әдәбиятында тоткан урыннарын ачыклау да бик кызыклы. Архив, фәнни әдәбият, хат алышу материалларын кулланып, Россия алманнары турында фәнни очерклар, язмалар тудыру максатка ярашлы булачак.

“Миграция шартларында милләт” исемле анкета туплау өстендә эш бара. 400 ләп сорауны берләштергән бу анкета Россия алманнары турында анык сурәт тудырырга мөмкинлек бирер дигән ышаныч бар. Анкета-сораулыкта респондентларның яше, җенесе, белеме, яшәү шартлары, нинди телгә өстенлек бирүләре, гаиләдәге гореф-гадәтләр, киенү үзенчәлекләре, ризык, музыка, дин белән бәйләнешле йолалар турында мәгълүмат алырлык материаллар булачак.

Россия немецлары бүген илебез халкының өч йөзләп мең вәкилен берләштерә. Соңгы унбиш-егерме ел эчендә илдәге алманнар саны күп тапкырга кимегән. Бүгенге немецларның бары 20 проценты гына ана теле дип немец телен күрсәтә. Моның сәбәпләре нидә? Тарихи ватаннан читтә яшәү генә ана телен танымауга төп сәбәп була аламы? Әлбәттә, проект өстендә эшләгәндә, бу сорауларга да җавап табырга омтылабыз. Бигрәк тә кайчандыр милли автономия, республика булып яшәгән Идел буе немецларының тарихы чагылган материаллар фәнни кызыксыну уята.

Милләт, дин, мәдәният белән бәйләнешле сораулар бүген илебездә, бөтен дөньядагы кебек (Европадагы ситуацияне искә төшерик), катлаулы санала. “Милли ватан”, “этнос”, “халык”, “тел”, “милиара багланышлар” кебек төшенчәләр аеруча актуальләшкән вакытта, бүгенге көннәрдә, купмилләтле Россиядә бик үзенчәлекле булган алманнарның телен, мәдәниятын, милли үзаңын билгеләүче факторларны өйрәнү фәнни яктан да, иҗтимаги-тарихи яктан да кыйммәткә ия булырга лаек.

Проектны башкаручылар арасында – бу проблема белән күптәннән шөгыльләнүче, телне чагыштырмалы өйрәнү, тәрҗемә теориясе, телләрнең үзара катнашуы өлкәсендә тәҗрибә туплаган белгечләр бар. Гомумән алганда, проект кеше, тел, милләтләргә игътибарлы – антропоцентрик булган гуманитаристика өлкәсенә кечкенә булса да өлеш кертүне максат итеп куя. Проектны башкаручыларны бигрәк тә Россия алманнарының  темага ышаныч-кызыксыну белдерүе, ярдәм итәргә атлыгып торуы куандыра. Бу, безнең фикеребезчә, бүгенге Россия немецларынын үз тарихларына, ана телләренә сакланган игътибары-мәхәббәтен күрсәтүче бер билге.