Светлана Михайловна Червонная,

Николай Коперник исемендәге университет (Торунь, Польша),

Польша, 87-100, Торунь ш., Боярскиго ур., 1 нче йорт,

swetlana@umk.pl.

 

Хәзерге Литва, Польша һәм Белоруссия территориясендә яшәүче этник һәм дини азчылыкны тәшкил иткән литва татарларының хәзерге сакраль архитектурасының мөһим корпусын һәм сәнгати мирасын чагылдырган агач мәчетләре тикшерүчеләрнең игътибарын күптәннән җәлеп итеп килә һәм Литва татарларына багышланган әдәбиятта, литва татарлары мәдәни истәлекләре язмаларында һәм каталогларында күренекле урын тота1. Шулай да әлеге Көнчыгыш Европа төбәгендәге таш мәчет корылмалары чагыштырмача аз өйрәнелгән. Массакүләм авыл төзелешеннән аермалы буларак, очраклы аерым эпизодларга гына кайтып кала, мөселман общиналары барлыкка килгән эре шәһәрләрдә туплана (Минск, Каунас, Гданьск, Вильнюс һәм Варшава өчен таш мәчетләр проектлары). Әгәр агач мәчетләр халык иҗаты продукты булып торса (халык төзелеше сәнгате һәм декоратив сәнгать), таш мәчетләрне проектлау исә литва татарлары (С.Криницкий) һәм беркайчан да ислам хакимлек итмәгән җирләрдә, халык составы ягыннан күпмилләтле һәм төрле диндә булган Европа шәһәрләрендә, мегаполисларда хәзерге ислам культы төзелеш сәнгате үсешенең яңа бурычларын хәл итүдә актив эш башкарган иҗат әһелләре арасыннан чыккан һөнәри архитекторлар эше булып тора, (беренче чиратта, польшалылар). Тарихы XIX гасырлардан башланган сакраль архитектура, литва татарларының авыл агач культ төзелеш сәнгате кебек борынгы тарихи традицияләргә ия түгел, шуңа күрә XX һәм XXI гасыр архитектурасы алдына килеп баскан күп төрле проблемалар: яңа төзелеш технологияләрен үзләштерү, урбанистик тирәлектә объектлар урнаштыру, билгеле бер стиль концепциясе нигезендә модельләр формалаштыру (стилизатор яисә яңачалык) белән бәрелешә. 1930 нчы елларда Каунаста төзелгән мәчет, яисә Гданскида 1990 нчееллар башына төзелеп беткән мәчет Көнчыгыш Европа мәдәни ландшафтында мөселман таш төзелеш сәнгате үсеше өчен уңышлы җирлек булуын дәлилли.

 

Төп төшенчәләр: Европада ислам, литва татарлары мәдәнияте, хәзерге мөселман төзелеш сәнгате, Польша, Литва, Белоруссиядә таш мәчетләр.

 

Мәкалә (тулы версия)