Михаэль Фридерих,
Бамберг университеты (Германия),
gilyazov1958@mail.ru.
Мәкаләдә татар поэзиясенең дөньякүләм танылган күренекле шагыйре Дәрдемәнд иҗаты тикшерелә. Шагыйрь каләменең тасвири осталыгы, фәлсәфи-мәгънәви тирәнлеге һәм индивидуаль хасиятләре ассызыклана. Мәкалә авторының шагыйрь иҗатында гәүдәләнгән ватан, туган ил, милләт, кавем мотивларын үзенчәлекле шәрехләве игътибарга лаек. Дәрдемәнд шигъри дөньясы, әдәби-мәдәни бәйләнешләр контекстында шәрехләнеп, Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятларындагы уртак, типологик охшашлыклар күрсәтелә. Дәрдемәнднең уникаль шигърияте мисалында XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар әдәбиятының шәхеснең эчке һәм тышкы дөньясын сурәтләү, кешенең тышкы тирәлеккә мөнәсәбәтен ачыклау юлында төрле әдәби-эстетик системалар белән бергә хәрәкәт итүе раслана.
Төп төшенчәләр: лирика, шагыйрь, әдәби бәйләнеш, дөнья, реаль тормыш, вакытлы, мәңгелек, моң, сүз, тема-мотив.