23 сентября 2014
Петербургка сәяхәт

“КФУның иң яхшы академ төркеме” конкурсын күпләребез хәтерли. Ямьле яз айларында оештырылып, киң колач алган әлеге конкурс нәтиҗәләрен көтеп, бик күп студентлар төн йокыларыннан калганнардыр. Шулай булмый ни?! Җиңүчеләрне бит Россиянең икенче башкаласы Санкт-Петербург шәһәренә экскурсия көтә!

2013-2014 уку елы ахырында конкурска нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Икенче башкалага урта курслардан Идарә һәм территориаль үсеш, югары курслардан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары лаек дип табылды.

“КФУның иң яхшы академ төркеме” конкурсы һәрдаим үсештә, үзгәрештә. “Академ төркемнең иң яхшы старостасы” – үткән елда игълан ителгән яңа номинация. Әлеге номинациядә җиңүче беренче карлыгачлар: урта курстан Психология һәм белем бирү институты студенты Миләүшә Тухфатуллова, югары курслардан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Лилия Якупова да Санкт-Петербург шәһәренә юллама белән бүләкләнделәр.

Һәм менә, нихаять, көтелгән көн килде, 17 сентябрьдан 22 сентябрьга кадәр җиңүчеләр Санкт-Петербург каласына сәяхәт кылдылар. Санкт-Петербург шагыйрьләр тарафыннан җырланган күперләр һәм ак төннәр, император сарайлары һәм зиннәтле фонтаннар шәһәре. Петербург – икенче Венеция. Петербургта булмаган кеше дә әлеге юлларны укыгач, сәяхәт кылучы студентларның хис-кичерешләрен, сокланулы тойгыларын күз алдына китерә аладыр, мөгаен.

Икенче башкалабыз буйлап өч көнлек сәяхәтебез күз ачып йомган арада ахырына да якынлашты. Петербург белән саубуллашу һәркайсыбыз күңеленә моңсулык булып өрелде. Әмма Казаныбызга якнлашып барган саен күңелдә сөенү, горурлану хисе артты. Безнең шәһәребез дә гүзәллеге белән сокландыра, күңелне иркәли. Биредә без укыйбыз, рухи, физик яктан камилләшәбез, җиңәбез, тәҗрибә туплыйбыз. Болар барсы да, күбесенчә, уку йортыбыз стеналарында тормышка ашырыла. Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәтебез дә университетыбыз бүләге бит!

Үзеңне шундый зур югары уку йортының бер тамчысы итеп хис итү, синең сыйфатлы белем алуың, конкурс-бәйгеләрдә җиңеп, уңышларга ирешүең – аның да уңышы. Санкт-Петербург шәһәрендә онытылмаслык хатирәләр җыйган барлык студентлар исеменнән уку йортыбызның җитәкчеләренә, әлеге конкурсны турыдан-туры оештыручыларга, безнең белән сәяхәт кылган кураторларыбызга рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Бу гади сәяхәт кенә түгел, иң элек бу төркемнең бердәмлеге, бербөтен булып эшләп, уңай нәтиҗәгә ирешүе, әлеге сәяхәт белем алу да, ял да, киләчәккә хыял учаклары кабызу да бу...