09 февраля 2014
Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы

ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!

 

Казан (Идел буе) федераль университетының гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты, “Мәгариф” журналы редакциясе, “Татмедиа” ААҖ, Татарстан журналистлар берлеге сезне “Мәгариф” журналының 100 еллык юбилеена багышлап үткәрелә торган “Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы” дигән фәнни-гамәли конференция эшендә катнашырга чакыра.

Конференция 2014 елның 26-27 февралендә Татмедиа” ААҖ (Казан, Декабристлар урамы, 2), Татарстан журналистлар берлеге (Декабристлар урамы, 179) һәм Казан (Идел буе) федераль университетының гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты (Казан, Товарищеская, 5) биналарында узачак.

Фәнни-гамәли конференция кысаларында түбәндәге секцияләр эше планлаштырыла:

-      Белем һәм тәрбия бирүдә гаммәви коммуникация чаралары һәм яңа технологияләрнең роле

-      Татар журналистикасында мәгариф басмаларының үсеше

-      Мәгърифәтче журналистлар мирасы

-      Басма һәм электрон мәгълүмат чараларында сөйләм культурасы проблемалары.

Конференция йомгаклары буенча фәнни җыентык бастырып чыгару күздә тотыла.

Конференциядә катнашу өчен заявкаларны 18 февральдән дә соңармыйча  tat.konf-2014@mail.ru электрон адресына җибәрүегез сорала. Конференция материаллары (10 биттән дә артмаган күләмдә мәкаләләр, тезислар, чыгышлар 14 кегль, берле интервал, Times New Roman шрифт белән) шул ук электрон адрес буенча 2014 елның 25 февраленә кадәр кабул ителә.

Конференция программасының проекты КФУның гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институты һәм “Татмедиа” ААҖ сайтларында  игълан ителәчәк.