27 октября 2013
"Башта син исем өчен эшлисең: чабасың, ашамыйсың, төнен йокламыйсың. Ә соңыннан, киресенчә, исем синең өчен эшли башлый" - Гөлназ Сәфәрова

Студент тормышының иң кызыклы чоры 1нче курска туры киләдер. Безнең өчен ул аеруча мавыктыргыч уза. Мәсәлән, өлкән укытучы Ләйлә Сабирова җитәкчелегендә үткәрелә торган һөнәри иҗат курслары. Алар барышында без интервью жанры белән танышабыз, әңгәмә алып бару ысулларын өйрәнәбез. Алган белемнәребезне ахырдан гамәлдә дә кулланып карыйбыз. Әлеге курсның беренче практик дәресенә чакырылган кунагы, “Татар радиосы” ди-джее - Гөлназ Сәфәрова. Моңарчы радиодан ишетеп кенә белгән популяр алып баручы очрашу барышында минем өчен бөтенләй икенче яктан ачылды.

- Гөлназ, радио өчен әзерләгән беренче тапшыруыгыз турында сөйләп китсәгез иде.

- Кем белән үткәргәнне инде хәтерләмим, истә калмаган. Ләкин шунысын әйтә алам: беренче тапшыруым минем өчен авырлыкларсыз, гадәти рәвештә узды. Чөнки беренче курстан ук интервью жанрына бәйле курс эшләре алып бардым. “Татарстан яшьләре” газетасында “Атна” исемле бүлек бар иде, язмаларым шунда басылды. Даими рәвештә бу эш белән шөгыльләнгәнгә, “Ничек сорарга? Нәрсә сорарга?” кебек сораулар минем өчен яңалык түгел иде.

- Иң отышлы дип санаган интервьюгызны кем белән эшләдегез?

- Харис Якупов исемле халык рәссамын белмәгән кеше юктыр. Гениаль кеше иде! Аның белән үткәргән интервьюны бик яхшы хәтерлим, һәм шунысын отышлы дип саныйм. Рәссам белән сөйләшеп утырганнарым, өендәге рәсемнәре белән танышуым – барысы да күз алдында. Ул миңа Бөек Ватан сугышы, ачлык еллары турында сөйләде. Шушы әңгәмәнең ничек тәэсир итүен сөйләп бетергесез... Ә соңыннан аның үлеме хакында ишеттем. Кызганычка каршы, интервью басылган журналны үзенә тапшыра алмадым. Һәм бу күңелемдә олы бер төер булып калды. Әле хәзер дә искә алгач, күзгә яшьләр килә.

- “Татар радиосы” уздырган кастингта башкалар арасында игътибарны үзегезгә ничек җәлеп итә алдыгыз?

- Дөресен генә әйткәндә, мин ул кастинг турында белмәдем дә, ялгыш кына барып эләктем. Хәтерлим, бүлмәдә Зөлфәт Зиннуров белән “Татар радиосы” директоры утыра иделәр. Керү белән үземнең уңай якларымны, ниләргә сәләтле булуымны саный башладым. Журналист кешенең бераз әрсезрәк булуы хәерле. Яхшы язуыңа карамастан, артык тыйнак булуың - сине бер җирдә дә күрмәячәкләр дигәнне аңлата. Җәлеп итәм дип тә уйламадым мин радио җитәкчеләре, ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Мин кемгәдер ошарга да, кемнәндер аерылып торырга да тырышмыйм. Әйтәсе сүзем булса, турыдан-туры әйтәм.

- Үз һөнәрегездә Сез универсаль кеше – күп кенә телевизион проектларда катнашасыз, радиода эшлисез. Кайсы өлкәдә эшләү җиңелрәк бирелә?

- Миңа язу күбрәк ошый. Аны телевизион яки радио тапшыруларга караганда саллырак дип уйлыйм. Хәзер генә язарга вакыт җиткереп булмый. Ә инде радио белән телевидениены чагыштырсак, беренчесен үземә якынрак дип саныйм. Телевидениенең бит кадр артындагы тормышы бар. Тапшыру өчен съемкалар оештыру, үзеңне экранга чыгарыр кыяфәткә китерер өчен күп вакыт кирәк. Кайвакыт бу эш ярты көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Димәк күп сәгатьләр бушка үтә, ә мин вакытны заяга уздырырга яратмыйм. Радиода исә кыяфәтне дә карыйсы юк, яздыру вакыты да азрак.

- Үзегезнең авторлык тапшыруын ясарга тәкъдим итсәләр, ул ниндирәк булыр иде?

- Әйткәнемчә, үзем интервью жанрында эшләргә яратам. Радиода аналитикага урын аз бирелсә дә, мәгълүматны интервьюлар аша җиткерергә тырышабыз. Шуңа мин  тапшыруларга социаль яктан әһәмиятлерәк кешеләрне чакырыр идем. Мәсәлән, ЖКХ, ЮХИДИ хезмәткәрләрен, хокук сакчыларын һ.б.

- Әтиегез, Миңназыйм Сәфәров кулы астыннан чыккан язмалары белән танышып барасызмы? Аның фикеренә колак саласызмы?

- Әйе. Мин үземнең гаиләмдә тууым, шундый әтиле-әниле булуым белән бәхетле. Аларның фикерләре минем өчен бик мөһим. Кайбер эшләремне аларның киңәшләреннән башка эшли дә алыйм. Көне буе элемтәдә торабыз. Берәр проект эшләгәндә, тапшыруларга яңа исемнәр уйлаганда әтиемә шалтыратып киңәшләшәм. Әтинең язмаларын һәрвакыт укып барам, кайберләре хакында хәтта бәхәсләшәбез дә. Бергәләп анализ ясыйбыз, фикер алышабыз.

-Журналистика юлыннан китәргә алдан ук хыялланган идегезме, әллә инде радиодагы кебек очраклы килеп чыктымы?

-Минем хыялым – табиб булу иде. Биология фәнен үлеп яраттым. Параллель рәвештә язарга да ярата идем. Шулай итеп, каләмне очлый-очлый, ничектер журналистикага кереп киттем. Табиб булу хыялы барыбер калды. Хәзер, мәсәлән, улым табиб булып китсә, мин шат кына булыр идем. Кеше тормышка ашыра алмаган хыялын баласының ашыруын тели диләр бит. Үз улым табиб буларак мине кайгыртса, авырганда ярдәм күрсәтсә, бу бик шәп булыр иде.

-Журналистикада нинди темалар сезгә якынрак булды?

- Мин проблемалар күтәрергә яратам. Мәсәлән, хисләргә бирелеп, “нинди матур табигать” дип язу – минеке түгел. Миңа һәрвакыт нинди дә булса мәьәлә һәм аны хәл итү мөһим булды.

- Улыгызда сездән килгән берәр сәләт бармы?

- Әлбәттә! Оялчан түгел, кыланырга ярата үзе. Күптән түгел фотосессиягә бардык. Нинди позага басырга кушсаң, үзенчә матур һәм шаян итеп басып, мәйданчыктагы бар кешене таң калдырды. “Ул бит сезнең булачак артист!” - диделәр.

- Журналист туташларга хатын-кыз бәхете тәтеми диләр. Моның белән килешәсезме?

- Бер дә килешмим. Минемчә һәр кеше үз тормышында гаиләгә дә, эшенә дә урын таба ала. Хатын-кызлар бигрәк тә, уникаль зат буларак, моңа сәләтле.

- Сезнең өчен үрнәк шәхесләр – ул кемнәр?

- Владимир Познер чын дәрәҗәсендә минем кумирым. Иван Ургант та шундыйлар рәтендә. Татар шәхесләреннән әтием, Фирдүс Гыймалтдинов, Васил Гарифуллин минем өчен абруйлы кешеләр.

- Замана журналисты өчен иң мөһим сыйфатлар. Сезнеңчә алар нинди?

- Уникаль һәм универсаль булу. Моңа басма матбугат чараларында эшләп ирешергә була дип уйлыйм. Шуңа күрә, мөмкинлек булганча, катгый рәвештә анда хезмәт итү этабын үтәргә киңәш итәм. Басма матбугат чараларында эшләгән журналистлар бар өлкәдә дә үз урыннарын табачак. Өстәвенә әзер “клише”лар буенча язмаска киңәш итәм. Һәркемнең үз стиле, гадәте булырга тиеш. Өлкән журналистлар аны “Почерк” дип йөртә.

- Буш вакытыгызда ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Мин һәрвакыт ниндидер яңа нәрсә белән шөгыльләнәм: күлмәк эскизы ясыйм, бәйлим, яңа проектлар уйлыйм һ.б. Үзем яңарыш яклы, һәрчак яңалык кына эзлим.

- Үзегезнең җыр яздырырга теләгегез юкмы?

- Юк. Бер генә тапкыр сәхнәгә җыр белән чыкканым булды. Анысында да “чыктым аша күпер” килеп чыкты. Җыр – минеке түгел. Караоке-клубларда, мәсәлән, еш кына тавышлары бик үк камил булмаган яки бөтенләй моңсыз кешеләр җырлый. Бу аларның теләге: телиләр икән, җырласыннар. Кешегә бер генә яктан үсәргә димәгән бит. Шул ук интервью жанрына кайтып калсак та, әңгәмәдәшең турында алдан билгеле фикер йөртү – ялгышлык. Кешене һәр яклап ача, аңлый белергә кирәк.

- Радиода эшләү өчен нишләргә кирәк?

- Берни дә кирәкми. Кастингка килеп тавышыңны гына яздырасың. Аны тыңлыйлар, гадәттә, төнге эфирга чыгарып карыйлар. Җыелышта директор белән хезмәттәшләр үзара фикер алыша. Аннары сине радиога да алып куюлары ихтимал. Артык әллә нинди әзерлек кирәкми. Иң мөһиме – кыскача, ләкин күләмле итеп сөйли белү.

- Интервью вакытында әңгәмәдәш артык сөйләшүчән булмаска да мөмкин. Андый вакытларды нинди чыгу юллары табасыз?

- Үземә урын таба алмыйм! Тегесен дә сорыйм, монысын да. Җитмәсә, аның өчен текстны сөйләп, “шулаймы?” дип кенә өстәп куям. Әңгәмәдәштән сүзне, җиңел әйткәндә, тартып алган чаклар булгалый. Мәсәлән, шул ук медицина өлкәсенең вәкиле белән әңгәмәдә әзерлексез булмый. Ни әйтергә белми утырсаң, интервью килеп чыкмаячак. Шактый авыр очрак анысы. Шунысын ачык әйтә алам: интервью жанрында эшләү бик кызыклы. Кем белән генә аралашмыйсың, күзаллау да киңәя, кызыксынганыңны сорарга мөмкинлек туа, тәҗрибә туплыйсың. Мәкалә язганда да бит барыбер кемнәндер белешмә җыясың, барасың, аралашасың - интервью аласың. Бу жанр бик кирәкле. Шуңа күрә мин аны сайладым да.

- Универсаль журналист буларак, үз тәҗрибәгездән чыгып, безгә – булачак коллегаларыгызга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Иң элек үз өстеңдә эшләргә кирәк, һәрвакыт үсешкә омтылырга. Ирешкән уңышта туктап калмаска, тагын да биеккәрәк үрелергә. Эш бирмәсәләр, сорап алырга. Башта син исем өчен эшлисең, чабасың, ашамыйсың, төнен йокламыйсың. Ә аннан соң инде киресенчә, исем синең өчен эшли башлый. Анда акчасы да килә, йокысы да була. Үзеңне кызганма, укы, тәҗрибә җый. Әлегә эшләргә дә эшләргә!

Әлеге киңәшләрне инде безгә тотарга кирәк! Гөлназ без биргән сорауларга гына җавап биреп калмады, үзенең бетмәс энергиясе, тырышлыгы, ихласлыгы, аралашучанлыгы белән рухландырды. Мәңге истә калырлык, көчле тәэсирле әңгәмә өчен рәхмәт аңа! Киләчәктә тагын да яңа үрләр теләп калам.

Источник информации: Регина Шигабетдинова