29 июля 2013
Төркия галимнәре КФУ ның Филология һәм сәнгать институты белән кызыксына

КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Р.Р.Җамалетдинов Төркиянең Фрат университеты доценты, төрки телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы мөдире Ирҗан Әлкайа белән очрашты. Төркия галименең Казанга беренче генә килүе түгел. Аның төп максаты - Татарстан югары уку йортлары белән яңа элемтәләрне җайга салу. ФСИ директоры белән очрашу барышында университетлар арасында хезмәттәшлек урнаштыру, уртак магистрлык программалары төзү, укытучылар һәм студентлар алмашу хакында сүз барды. Рәдиф Рифкать улы исә үз чиратында ФСИ ның эшчәнлеге, КФУда филология юнәлешендә гамәлгә ашырылучы проектлар һәм алда торган планнар хакында сөйләде.

Очрашуда татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Ә.Ш.Юсупова, профессорлар Ф.Ф.Харисов, Ф.Ю.Юсупов һәм Ф.Ш.Нуриева катнашты.