11 мая 2017
Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Картаймагыз әле, ветераннар,

Илгә дан китергән тынмас җаннар!

                                                      Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

                                                     Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Гәрәй Рәхим

Май – бәйрәмнәргә бай ай. Ләкин шуларның иң күренеклесе – 9 май – Бөек Җиңү көне. Бу көннәрдә халкыбыз сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтли. Кызганычка каршы, аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара.

10 май көнне Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең студентлар активы  Казан шәһәренең “Иман нуры” мәчетенең хәйрия фонды белән берлектә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан  ветераннар өчен бәйрәм оештырды. Ветераннар сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашса, студентлар аларга багышлап татар шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышы хакындагы шигырьләрен укыды, җырлар башкарды. Ләйсән Вәлиева, Нурзидә Вәлиуллина, Ришат Миннемуллин, Зилә Мөбәрәкшина, Ландыш Сультееваларның чыгышын өлкән буын бик яратып кабул итте. Хәйрия фонды җитәкчесе Регина Иванова һәм “Иман нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Нияз Закиров Институт җитәкчелегенә студентларның иҗади эшчәнлеге, буыннар бәйләнешен саклауда ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерде.

Источник информации: Татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева