15 февраля 2017
Муса Җәлилне искә алу көне

Бүген 15нче февраль -  татар халкының бөек патриот герой-шагыйрен  Муса Җәлилне искә алу көне. КФУның IT-лицей-интернатының 8нче сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ә.Н. Бәһәветдинова һәм Н.Н. Абубакирова белән,Татарстан республикасының Милли музеена барып, олугъ шәхесебезнең тоткынлыкта иҗат ителгән“Моабит дәфтәре”нең төп нөсхәсен куреп кайттылар.  Милли музейның фондында саклана торган әлеге ядкарь елга бер генә тапкыр Муса Җәлилнең туган көнендә барлык теләүчеләргә күрсәтелә. Оештырылган әлеге чарада Муса Җәлилнең  сүзләренә язылган җырлар, аның шигырьләре яңгырады, М.Җәлил дәүләт премиясе лауретлары чыгыш ясадылар. Шагыйрьнең батырлыгы, туган халкына, туган теленә булган көчле мәхәббәте турында татар әдәбияты һәм тарих дәресләреннән яхшы хәбәрдар булган укучылар үзләрендә татар халкы белән горурлану хисен тоеп кайттылар. Сәяхәт укучыларның Муса Җәлилнең һәйкәле һәм Җәлилчеләр барельефы янында бер минут тынып тору, чәчәкләр кую белән төгәлләнде. 

Источник информации: Пресс-центр IT-лицея КФУ
Материал из раздела: Главная \ Образование \ IT-лицей КФУ