06 июля 2016
Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары диалектологик экспедициядә булып кайттылар

Түбән Новгород өлкәсендә татар авыллары шактый. Әле Казан ханлыгы чорында, 1451нче елда нигез салынган Сафаҗай (Красная Горка) авылы Казанга иң якыннардан санала. Анда ике меңнән артык кеше гомер итә. Бүлегебез мөгаллимнәре Кадыйрова Энҗе Хәнәфиевна һәм Йосыпов Айрат Фаикович җитәкчелегендә 11 кешелек төркем 24 – 30 июнь көннәрендә әлеге авылда диалектологик экспедициядә булдылар. Казан федераль университеты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентларының төп максаты бу төбәктә яшәүче татарларның сөйләменә хас үзенчәлекләрне өйрәнү иде.

Сафаҗайдан  килеп, университетыбызда укучы Наилә Исхакова үзенең әти-әнисе белән район үзәге Пильнадан ук каршы алдылар, атна дәвамында үзләрендә ашатып-эчертеп, кундырып кунак иттеләр.

Татарстаннан читтә урнашкан, әмма чын татар рухын саклап яшәгән авыл халкы белән күрешү студентларда зур канәгатьләнү хисе калдырды. Алар бер атна дәвамында авыл халкы белән аралашты, авылның тарихы, гореф-гадәтләре, фольклоры турында сораштылар, әлеге һәм башка өлкәләргә караган бай текстлар тупладылар. Экспедиция әгъзалары Сафаҗай халкының бик кунакчыл, тырыш, эшчән икәнлеген үз күзләре белән күрде: һәр өйдә аларны ачык чырай белән каршы алдылар, чәйләр эчерделәр, үзләренә кабат кунакка чакырдылар. Студентлар авыл мәктәбендә экскурсиядә булдылар, мәктәп музее, китапханә белән таныштылар, иске каберлекләрне зиярат иттеләр, клуб бинасында лекция тыңладылар, болында җиләк җыйдылар; кыскасы, авыл тормышын җентекләп өйрәнделәр.

Студентлар әлеге сәфәрне оештырган югары уку йорты җитәкчелегенә, мөгаллимнәре – татар теле белеме кафедрасы укытучылары Энҗе Хәнәфиевна Кадыйровага һәм Айрат Фаикович Йосыповка, экспедиция уңышлы булсын өчен янып-көеп йөргән Исхаков Фәрит абый һәм Әлфия апалар гаиләсенә чиксез рәхмәтле. Төбәктән тупланган бай диалектологик материал фәнни тикшеренүләрдә киләчәктә урын алыр дип ышандырасы килә.

Источник информации: Алия Мәссарова 10.2-401 төркем студенты