20 декабря 2012
Курганда күргәннәр

Филолгия һәм сәнгать  иституты студентларының Курган өлкәсе Шадрин һәм Шатыртау районнарында үткәрелгән диалектологик практика нәтиҗәләренә багышланган конференциядә үземне Курган якларына барып кайткандай хис иттем...

Студентларның гыйлемен эш тәҗрибәсе белән ныгытып бару  - ул югару уку йортында гадәти күренеш. Ә филологлар өчен, миңа калса, иң кыызгы, иң яратып үтә торганы диалектологик практика. Бу яктан КФУ да укучыларга менә дигән мөмкинлекләр бар: алар төрле төбәкләргә чыгып, халыкның теле, яшәеше белән таныша алалар. Быел профессор Фәрит Йосыпов җитәкчелегендә мондый сәяхәткә эләгүчеләргә кызыгып, сокланып карадым. Мөгаен, Курган өлкәсенең кайбер районнарында тел үзенчәлекләрен тикшереү бәхете татар филологиясе бүлегенең иң тырыш студентларына гына эләккәндер! Югыйсә, анда һәркем барырга теләр иде.

Диалектларны өйрәнеп утыру, сүз җыю кирәк тә түгел, ни өчен инде ул дип уйлаучылар нык ялгышалар. Татар филологиясе бүлеге мөдире Флера Сәйфулина: “Татар теелнең байлыгын, үзенчәлекләрен барлау – ул исәп-хисапсыз байлык, чөнки һәр төбәктә татарлар бар. Алар сүз белән яши. Ә бу байлыкны туплау – безнең бурыч. Яшьлектә төшенеп бетмәсәң дә, олыгайгач моның кирәклеген чын-чынлап аңлыйсың”, - диде. Дөрестән дә, башка милләттәшләрнең, әби-бабаларыбызның тел үзенчәлекләрен тикшерү зур хезмәт кенә түгел, киләчәк буын өчен алтын бәһасенә йөрердәй мәгълүмат.

Конференция дәвамында студентлар эзләнү – күзәтүләре турында чыгыш ясады. Эчкен татарларының яшәү рәвеше, исем кушу, күмү, дини йолалар, туй үткәрүләре турында чыгышлар кызыклы булды. Әле берәрегезнең кыз белән егетнең туй алдыннан көрәшкәнен күргәнегез йә булмаса ишеткәнегез бар идеме? Бу киләчәктә гаиләдә кем баш булачагын, кемнең сүзе үтәчәген хәл итү максатыннан оештырыла икән. Туга-тумачалар шунда гаиләнең киләчәк тормышын күзаллап, бер-берсенә ни булса да гаеп итмәскә дигән максат куялар. Кызларның егетне сорап сорап килүе турында, гомумән, белмисездер! Кыз урлап китү – монда гадәти күренеш, бер урланган кызның кайтмаячагы монда һәркемгә мәгълүм. Экспедиция вакытында кызлар бик теләп шундый үзенчәлекләрне өйрәнгән. Шуларны әдәби – музыкаль күренеш итеп сәхнәләштерү чараны тагын да бизәп җибәрде. Ул гына да түгел, ахырдан кызлар килгән кунакларны Курган өлкәсеннән язып алган рецепт буенча пешерелгән шәңгәләр белән сыйлады.

Әйе, һәр якның үз сүзләре, традицияләре бар. Бары тик бу юнәлештә эшләүчеләр күбрәк булсын иде. Курган өлкәсе үзенчәлекләрен безгә җиткерүче студентларга алдагы эзләнүләрендә уңышлар теләп калабыз! 

Зилә Фәсхиева, хәбәрче