09 декабря 2015
Театр да, музей да...

9 декабрь көнне доцент Рәсимә Галиева җитәкчелегендә КФУның татар журналистикасы кафедрасының икенче курс студентлары Г.Камал театрында экскурсиядә булды. Студентлар иң элек янәшәдәге Кабан күле тарихы белән таныштылар, аннары театр бинасының архитектур төзелеше, аның янындагы мәйданның бизәлеше турында мәгълүмат алдылар. Әйтергә кирәк, экскурсиягә мәгълүматны студентлар үзләре туплады. Бина эчендә урнашкан экпозицияләр белән исә аларны шушы театр хезмәткәре таныштырды.  Соңыннан студентлар Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме” спектакленә тамаша кылды. Казанның күренекле урыннарына мондый экскурсияләр һәр елны оештырыла.

Источник информации: Ләйсән Сабирова