24 ноября 2015
Таныласың килсә, интернетка кер!

Интернет булмаган заманда үскән абый-апалар: «Компьютер алдында утырганчы, берәр кая барып кайтсаң, кешеләр күреп, үзеңне күрсәтеп дигәндәй. Күзгә-күз карап сөйләшү күпкә рәхәтрәк бит!» – дип мораль укый башлыйлар. Бүгенге көн интернетының мөмкинлекләре чиксез. Интернетны әйбәт белүчеләр әлеге «ятьмәдә» ниләр генә эшләми бит. Кызыклы блоглар дисеңме, аралашу, күмәк уеннар, хәтта үзләренең бизнесларын да булдыралар. Мин дә интернетта яшьләр иҗаты белән кызыксынып карарга булдым. Ә бит монда тиз арада җиңел генә танылып була. Җитмәсә, чыгымнары да юк диярлек.

         Интернет диңгезе буйлап гизә торгач, «Татар халык иҗаты» дигән сайтка тап булдым. Аны Гөлфия Кәримуллина исемле кыз 9нчы сыйныфта укыганда ук эшләгән булган. Әлеге сайтны ул халкыбыз гореф-гадәтләрен саклап калу һәм аларны башка милләт вәкилләренә дә таныту максаты белән башкарган. Кыз Саба районының Солабаш авылының урта мәктәбендә белем алган, ә хәзерге вакытта исә, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында укый. Монда татар халык сынамышларын, әйтемнәрен, әдипләр, рәссамнар турында мәгълүматлар күреп була. Ләкин Гөлфия сөйләвенчә, сайтка керүчеләр саны бик аз икән, кергән кешеләр сайтны карап, анда үз фикерләрен калдырсалар, бу автор өчен бик шатлыклы хәл булыр иде.

         Интернетта эшләп килүче тагы бер проект турында да әйтми кала алмыйм. Ул да булса «Калеб» төркеме. Биредә «Калеб» җыенының яңалыкларын белеп барырга, татар телендә иҗат итүче яшьләр белән танышырга мөмкин. Журналист Гүзәл Сәгыйтова - әлеге җыенны оештыручыларның берсе. «Калеб» турында аннан да күбрәк белүче юктыр. «Ни өчен «Калеб»?» дигән сорауга, Гүзәл Сәгыйтова: «Исемен бик озак эзләдек. Монда бик күп вариантлар бар иде. Калеб – йөрәк, җан, рух дигәнне аңлата. Ә без иҗатчыларны берләштерәбез. Һәм һәрбер иҗат эше шушы 3 әйбер белән бәйле.» – дип җавап бирде.

         Казан федераль университеты студентлары арасында да интернет мөмкинлекләре белән файдаланып танылучылар бар. Элеккеге «Фәрхәд һәм Фәрхәт» тапшыруын хәтерләүчеләр шактыйдыр. Аны Ислам Вәлиев белән Байбулат Батулла эшли иде заманында. Хәзер исә Ислам Вәлиев белән Туран Гатауллин «Шикәрные» дуэтын булдырганнар. Егетләр, төрле пародияләр эшләп, көлкеле җырларга клиплар төшереп, аны интернет челтәренә эләләр. Бүгенге көндә «YouTube» сайтында аларның каналына 7 меңнән артык язылучы бар.

Интернет челтәрендә югалып калмас өчен,  диңгез суларыннан да кубрәк булган мәгълүмат агымында батмас өчен,чүп-чар фикерләрне читләтеп узар өчен кирәктер дә инде безнең татарча милли рухлы сайтлар, җыеннар. Минемчә, безнең яшьтәшләребез интернеттан кулланучылар, Вконтакте сайтының яңалыклар диварын «әйләндереп» утырганчы, үзләренә кирәкле, акыл һәм эчке рухи дөньяларын үстерә торган төркемнәрдә ешрак булсыннар иде.

Источник информации: Илсөя Газизова