11 ноября 2015
БӨЕК ИҖАТЧЫ МИРАСЫНА БАГЫШЛАНА

2015 елның 20 ноябрендә КФУда “Татар журналистикасының төрки телле мәгълүмати киңлектәге урыны һәм роле” дип исемләнгән Россиякүләм фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрәчәк.  Әлеге чара күренекле әдип, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый истәлегенә багышлана.
Конференция Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты,  “Татмедиа”  акционерлар җәмгыяте тарафыннан оештырыла. Конференциянең мәгълүмати партнерлары – “Безнең мирас” журналы һәм «Intertat.ru» электрон газетасы. 
Конференциядә түбәндәге секцияләр эшләр дип планлаштырыла:
1)    Татар басма матбугаты: хәзерге проблемалар, үсеш перспективасы.
2)    Татар журналистикасы тарихын өйрәнү проблемалары.
Конференциядә читтән торып та, килеп тә катнашып була. Фәнни-гамәли конференциягә татар һәм рус телләрендә язылган эшләр җибәрергә мөмкин. Кабул ителгән мәкаләләр җыентыкка тупланачак. Җыентыкның электрон төре конференциядән соң КФУның рәсми сайтында дөнья күрәчәк.
Тезис һәм катнашу өчен гаризаларны, 2015 елның 15 ноябреннән дә соңармыйча, tat.konf@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Тезислар Tima New Roman шрифты, 14 нче кегль, берле интервал белән 1 бит күләмендә язылырга тиеш. Гаризада катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, уку/эш урыны, вазыйфасы, телефон номеры һәм электрон почта адресы күрсәтелә, шулай ук фәнни җитәкчесе, аның гыйльми дәрәҗәсе, конференциядә катнашу рәвеше (читтән торып яки килеп катнашу) тәгаенләнә. 

 

Источник информации: татар журналистикасы кафедрасы