Игътибар! Игътибар!
11 ноябрь сәгать КФУда (Татарстан урамы, 2 нче йорт) 17.00 239 аудиториядә “Сәхнә+” яшь театр тәнкыйтьчеләре мәктәбе утырышы була.
Катнашалар: Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ф.Р.Бикчәнтәев – мәктәпнең директоры
Театровед Н.Р.Игъламов
Драматург, режиссер И.Зәйниев
Проект авторы: “Сәхнә” журналының баш мөхәррире З.Хөснияр
Проект җитәкчесе: филология фәннәре докторы Ә.М.Зәкирҗанов
Җыелышта түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак:
1) Оештыру эшләре;
2) Мәктәпнең еллык планын төзү;
3) “Галиябану” спектакле турында сөйләшү;
4) Бүгенге көн эстрадасы хакында әңгәмә;
5) Мәктәпкә шәкертләрне кабул итү.
Рәхим итегез!