01 октября 2015
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле остазыбыз!

Бүген кафедрабыз мөдире профессор, күренекле галим, филология фәннәре докторы, Васил Гарифуллинның  туган көне.
       

     Васил абый!


Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: якты ал таңнар, зәңгәр күкләр Сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Бөтен гомерегезне, көчегезне кешеләр бәхете өчен биргән зат буларак, эчкерсезлегегез, ихласлыгыгыз, ягымлылыгыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә!
Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз!  Җан һәм тән саулыгы, күңел тынычлыгы, якты-матур көннәр, балалар шатлыгы, оныклар куанычы  телибез!

 

Источник информации: татар журналистика кафедрасы