03 августа 2015
Филология һәм мәдәниятара багланышлар инстититуты директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин белән очрашты

30 июльдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар инстититуты директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин белән очрашты. Очрашу барышында төрле мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Р.Н.Вәлиуллин Санкт Петербургтагы татар җәмәгатьчелеге, вәкиллекнең эшчәнлеге, үткәрелә торган чаралар хакында сөйләде. Вәкиллек карамагына Ленинград, Калининград, Түбән Новгород, Киров һәм Вологод өлкәләренең булуын әйтте, андагы татарларның тормыш-көнкүреше белән  таныштырды.

Сөйләшүнең төп темасы - 2015 елда Санкт Петербург шәһәрендә  Каюм Насыйри институтының үзәге ачу мәсьәләсе иде. Бу чарага карата да Р.Н.Вәлиуллин үзенең фикерләре белән уртаклашты. Бу үзәкнең Санкт Петербургта урнашуының сәяси һәм иҗтимагый яктан унай һәм кирәкле булуын искәртте.

***

Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин Татарстан Республикасының Арча районы Урта Сәрдә авылында туган. 1994 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын, 2004 елда Саратов шәһәрендәге Дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.  Филология фәннәре кандидаты. 3 монография һәм фәнни мәкаләләр авторы.Татар, рус, төрек, гарәп телләрен белә.