06 мая 2015
"Мин, һичшиксез, биредә укырга тиеш!"

Кече институтта уку елы ахырына якынлашты. Ел дәвамында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Кече институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына йөреп гыйлем эстәгән  укучыларга  сертификатлар тапшырылды.

Быелгы уку елы кайсы ягы белән истә калды соң? Сәләтле балаларга Кече институтка йөрү нәрсә бирә?  Чыгарылыш сыйныф укучыларның берничәсенә шул сораулар белән мөрәҗәгать иттек:

Туктарова Лилия (Казан, 27 гимназия, 11 сыйныф): “Кече институтның татар теле һәм әдәбияты факультетына мин ике ел дәвамында йөрдем. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мине үзенә гашыйк итте. Университет һәм институт күләмендә  оештырылган төрле конференцияләрдә катнаштым һәм җиңүләр яуладым. Күптән түгел Н.Лобачевский исемендәге конференциядә икенче урынны яуладым. Быелгы дәресләрдә үзем өчен диалектология фәненең дәрьясын ачтым. Энҗе Хәнәфиевнага рәхмәтем зур. Гөлфия апа миндә татар милләтенә хезмәт итәрдәй шәхес күрә. Киләчәктә татар журналисты булырга телим”.

Гәрәева Чулпан (Казан, 13 гимназия, 11 сыйныф): “КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Кече татар теле һәм әдәбияты факультетына йөрү миндә бер фикерне ныгытты: мин, һичшиксез, монда укырга тиеш! Теләгем – ана теле укыту, татар дөньясында үземне табып, татар мәдәниятенә хезмәт итү. Мин җырлыйм, биим, төрле музыка коралларында уйныйм. Энҗе Хәнәфиевнага диалектологияне яраттыруы өчен зур рәхмәт”.

Кәримуллина Венера (Казан, 14 гимназия, 11 сыйныф): “Киләчәктә, һичшиксез, татар милләтенә хезмәт итәргә исәплим. Татар теле, әдәбияты буенча булган бәйгеләрдә, “Татар кызы”нда катнашуларым – беренче адымнарым гына. Кече институтта мин гыйлем дәрьясына чумдым. Укырга кергәч, театр түгәрәгенә йөреп, үземне тагын да ачарга ниятем бар”.

Вафина Алия (Казан, 27 гимназия, 11 сыйныф): “Кече институтның татар теле һәм әдәбияты факультетына ике ел дәвамында йөреп, мин үземнең киләгемне татар мәгарифе белән бәйләргә карар кылдым. Укытучыларга – Рамилә Камиловнага, Таһир абыйга, Гөлназ Фоатовнага, Мөслимә Мәгъсумовнага, Гөлфия апага, ел буе безнең белән бергә булган “Әллүки”челәргә, Зоя Николевнага  без барыбыз да рәхмәтле!”

Хөрмәтле абитуриентларыбыз! Изге ниятләрегез чынга ашсын! Сезне инде Зур институтның гаҗәеп кызыклы дөньясы көтеп кала.

Источник информации: Гөлфия Гайнуллина