15 апреля 2015
"Илшат Әминов остаханәсе" ачылды!

 Хәзер студент-журналистлар өчен универ скәмиясеннән зур телевидение дөньясына юл бер адымга якынаерга мөмкин. Чөнки “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Россия телевидение академиясе академигы Илшат Юныс улы Әминовның үзе  җитәклиячәк уку-укыту лабораториясе ачылды. 
Әлеге иҗат лабораториясе “Илшат Әминов остаханәсе” дип атала. Журфак инде күптән мондый остаханәләргә, үз эшенең остасы булган шәхесләр белән күрешеп аралашуга, аларның уңыш, эш серләренә өйрәнүгә кытлык кичерә иде. Шуңа да бу проект ике яктан да отышлы булачак дигән өмет бар. 
-    Мондый лабораторияләр университетта беренче карлыгачлар түгел. Әмма гуманитар юнәлештә – ул беренче. Без укыту процессын максималь тормышка якынайтырга тырышабыз. Ачылачак остаханә эшчәнлеге эффектив булыр, аны сезнең үрнәктә дә күрергә насыйп булыр, дигән өметтә калам, - диде студентларга үз мөрәҗәгатендә КФУ укыту эшләре буенча проректор Р. Минзарипов.  
-    Әлеге лаборатория инициативасы – телевидение һәм телеҗитештерү кафедрасы инициативасы, - дип сүзен башлады И. Әминов. Остазның бурычы изге – студент-журналистларны практик яктан әзер итеп олы тормыш юлына чыгару. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек дип билгеләп китте ул. Бу – студентлар яратып практика үтә торган ТНВ холдингы да, университетыбызда эшләп килә торган УНИВЕР-ТВ телеканалы да. ТНВ – бүген 60 миллион тамашачысы булган медиахолдинг. Аңа “Болгар радиосы”, “ТНВ-Татарстан”, “ТНВ Планета” телеканаллары, “ТНВ.ру” сайты керә. Бүген бары бу каналда гына телевизион журналистиканың барлык жанрлары һәм төрләре, һөнәрләре сакланып калды дип белдерде ул үз компаниясенең өстенлекләрен санап. 
Илшат Әминов исеме республикада гына түгел, Россиядә дә билгеле. Тәҗрибәле, кыю журналист, республиканың иң эре медиахолдинг директоры буларак. Ул – телевидениедә үскән шәхес. Инде 10 яшьлек малай вакытта ук Ш. Усманов урамында урнашкан телестудиядә “Пионерстан” тапшыруын алып бара. Балалык, яшьлек кызыксынуы КДУның журналистика бүлегенә алып килә. Ә аспирантураны Мәскәүдә тәмамлый. Аның хезмәт юлы узган гасырның 90 нчы елларында – криминаль хроника өлкәсендә башлана. Ә бүгенге “Семь дней” авторлык тапшыруы – республикада яратып кабул ителә торганнардан. 
Беренче лекция телевидение нигезләре һәм үзенчәлекләренә багышланган иде. Лекция студентларда зур кызыксыну уятты. Алар тарафыннан “Телевидениенең киләчәге бармы соң?” дигән сорау куелуы әле бу проблемага битараф түгел икәнбез дигән нәтиҗәгә китерде. Дөрес, театр һәм кино, газет һәм телевидение һәм хәзер – телевидение һәм интернет арасында бу бәхәснең тынып торганы юк. Әмма телевидениегә ясин чыгарга иртәрәк шул әле. 
Бүген технологияләр һәрберебезне “телевизионщик” итте. Һәр чарадан кесәңдә гади гаджетың була торып тора репортажлар ясарга мөмкин. Син монда – үзеңә үзең хуҗа, оператор да, монтажер да, ут куючы да үзең... Әмма сыйфат өчен бу гына җитәме икән?! 
Икенчедән, әле күптән түгел генә телевидение оператив мәгълүмат җиткерә торган канал иде. Ә аның урынын социаль челтәрләр биләде. Әмма бу телевидение югала дигән сүз түгел. Телевидение фикерләр төрлелеге тудыручы, җәмгыять кәефен булдыручы органга әйләнә бара. Моннан 20 ел элек булган һәм хәзерге телестудияләрнең аермасы – җир белән күк аермасына тиң. Телевидение сыйфаты буенча бүген фотографиягә якынлаша дип билгеләп үтте генераль директор. Ә бу исә андагы технологик ыргылышка бәйле. Бүгенге кадрларның төп проблемалараның берсе – технологик процессны белмәү булса, икенчесе – иҗади процессның аксавы да. Остаханә шушы җитешсезлекләр өстендә эшләргә тиеш тә инде. 
Без гаммәви мәгълүмат чараларының функцияләреннән иң беренчесе – мәгълүмати, мәгърифәти, тәрбия һәм иң ахырда гына күңел ачу дип белә идек. Әмма бүген бу система тамырдан үзгәреш кичерә. Иң беренче планга телевидениедә күңел ачу функциясе чыкты. Бүген ТВ азрак уйлата, фактлар төрлелеге түгел, фикерләр идеологиясе тудыра икән. 
Телевидениенең махсуслашуы да безнең күз алдыбызда. Һәрбер телеканал үз аудиториясен экраннар алдында тотып торырга тырыша, моның өчен төрле ысуллар эзли. Илшат Әминов фикеренчә, бүген кеше зур күләмле мәгълүмати чолганышта яши һәм шушы вакытта таяныр нокта эзли. Дөрес, бүген һәркем “тартмачыгында” тәкъдим ителгән 300 канал арасыннан үзенә ошаганнарын гына сайлап, үз телевидениесен булдырырга сәләтле. Әмма ГМЧның төп бурычы – социаль мохиттә ориентлашырга өйрәтү дә бит. 
Сөйләшү ахырында Илшат Юныс улы телевидениене иң яхшы гаммәви мәгълүмат чарасы дип атады. Чөнки ул башкалар яшереп калган хис-кичерешләрне, эмоцияләрне сата. Тик алга таба алучысы гына табылыр микән?..
P.S. Лекция һәм остаханәләр факультатив нигездә журналист-студентлар өчен атнага ике тапкыр узачак. Ачылышта катнашкан тыңлаучылар санына караганда, алар бик популяр булырга охшаган. Чөнки киң аудитория бүлмәсендә алма төшәрлек урын да юк иде, күп студентлар рәт-рәт тезелеп басып тыңлады. Стандарт укыту курсларыннан аермалы буларак, факультатив дәресләр студентларны телевизион программалар төзү процессына актив җәлеп итүне күздә тота. Уңышлы башлангыч кына булсын диясе кала...

 

Источник информации: Садретдинов Раил