01 апреля 2015
Бөек Ватан сугышында татар журналистикасы

“Бөек Ватан сугышында татар журналистлары” конференциясендә безнең студент һәм укытучылардан тыш Алабуга, Яшел Узәннән килгән кунаклар да булды. Ләкин иң түрдә үз урыннарын фронт журналисты Александр Михайлович Малов, башкалабыз Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышына багышланган музей-мемориал мөдире Михаил Валерьевич Черепанов, татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе Васил Гарифуллин һәм “Мәдәни Җомга” газетасы хезмәткәре Хәмзә Бәдретдинов алды. 
Чараны башлар алдыннан, барыбызның игътибары өстәлдә яткан мемориаль ташка юнәлде. Аның өстендә фронтта һәлак булган Татарстан журналистлары исемлеге төшерелгән иде. Кемнәр соң ул 22 батыр диеп сорарсыз сез? Алар:
1.    Әхмәтов У.Г.
2.    Рим Багау.
3.    Белков И.М.
4.    Ким Биков
5.    Гали Галеев.
6.    Зөбәиров А.
7.    Гаяз Катеев.
8.    Лапгутин Д.С.
9.    Никольский В.Н.
10.    Рәхим Саттар.
11.    Сәетов Г.К.
12.    Сәләхетдинов Т.
13.    Суходеев Ф.И.
14.    Тупоногов А.Я.
15.    Хәбибуллин Г.
16.    Хөсәимәрданов К.В.
17.    Абдуллин Ш.
18.    Мөбәрәкшин А.К.
19.    Ахмадеев Т.А.
20.    Шәйхетдинов К.Ш.
21.    Гафаров Х.Х.
Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ләкин әлеге исемлек тагын да озынрак булырга мөмкин. Моның сәбәбе: ул вакытта журналистлар союзы булмау. 
Конференцияне яраткан язучыбыз Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Булат кызы Әпсәләмова башлап җибәрде. Ул үзенең бабасының “Ватан өчен сугышка” һәм башка газеталарда алып барган эшчәнлеге турында сөйләде. Г.Әпсәләмов фронттан кайтып килгән чакта үзе белән бик зур чемодан алып кайткан була. Һәм аның эчендә чын хәзинә ята. Әлбәттә, сүз алтын-мәрҗәннәр турында бармый. Монда тагын да зур байлык булып чыга. Ул да булса, язучының сугыш елларында җыеп барган фронт газеталарыннан материаллар кисәкләре, аның шәхси блокнотлары, фотолар һ.б. Тиздән без аларны филармонияда урнашкан күргәзмәдә күрә алачакбыз. 
Шулай ук Альбина Әпсәләмова милли музейда эшләгән вакытта, мәдәният эшлекләре нәселе клубын оештырган була. Монда җыелганнар сугышта катнашкан бабалары турында сөйләгәннәр (мәхәббәт тарихларын, фронт истәлекләрен). Әлеге әңгәмәләр нәтиҗәсе булып 9 май көне “Вечные люди” китабы чыгачак. 
19 фронтта барлыгы 16 татар фронт газетасы чыга. Васил Гарифуллин, сүзләренчә, әле Афзал Шамов фронтта катнашкан язучыларны һәм журналистларны рәхмәт сүзләренә күмеп искә төшерәчәкләр дип әйткән була. Профессор студентларга Альберт Айнетдиновның “Летопись подвигов” китабын укып чыгарга тәкъдим итте.
Конференция барышында шулай ук фронт газеталары эчтәлеге темасына да кагылып киттеләр. Бу газета битләрендә нәрсәләр очратып булган соң? Очерклар, фронт хәбәрләре, репортажлар ( Мисал өчен, Г. Кутуйның “Тетрә, Берлин!” репортажы) һәм, әлбәттә, хатлар.
Әлеге газетларны сугышчылар йотылып-йотылып укый торган була. Фронт газеталарның тиражы 10 000 кадәр җиткән, хәтта! Димәк, 5 солдатка бер газет туры килгән.
Александр Малов сүзләренчә, һәрбер армияда үзенең газетасы чыга торган була. Әмма аның үзенең бу газетны кулына алу бәхете тәтеми, солдатларны җыеп, политработниклар бу газеталарны укый торган булганнар. Аеруча Александр әфәнденең хәтерендә Илья Эренбургның бер язмасы истә кала. (Анда кан өчен кан, теш өчен теш кебек сүзләр язылган була. Әлеге юллар солдатларның рухын күтәргән.)
М.В. Черепанов исә бик күп сугышчыларның Ватан батыры исеменә лаек булып та, бүләкләнмәгән икәне турында сөйләп китте. Солдат сугыш вакытында бәя биреп бетергесез батырлыклар кыла. Әмма кайсыларыдыр бар дөньяга таныла, ә башка берәүләре батырлыклары турында истәлекләрне үзләре белән кабергә генә алып кереп китә. Ни өчен? Җавап бик гади: якын тирәдә аларның кылган гамәлләрен күреп язар журналист булмаган. 
Шулай ук Михаил Валерьевич, яшь буынга, аеруча журналистларга, зур өмет баглавы турында әйтеп китте. Аның фикеренчә, әлеге батырларны дөньяга таныту, әллә никадәр яңа ачышлар ясау, булган хезмәтләрне мәгълүматка баетып дәвам итү безнең җилкәләргә төшә. Чөнки Интернеттан без бүгенге көндә теләсә нинди документларны таба алабыз. 
Соңгы булып чыгыш ясаган Хәмзә Бәдретдинов, студентларга теге 22 батырның туганнары белән сөйләшеп, алардан кирәкле мәгълүматны туплап, китап чыгарырга тәкъдим ясады.
Чара “От Москвы до Бреста” шигырь юллары белән тәмамланды.


Источник информации: Зилия Хәбибуллина.