Размер шрифта: A A A Цвет сайта: A A A

Халыкара мөнәсәбәтләр институты

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты 2013 нче елның 1нче ноябрендә оеша. Институт үзенең тарихын 1804 елдан – Казан император университеты оешкан чордан башлый.

Институтның директоры – Рамил Равил улы Хәйретдинов.

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бүген хаклы рәвештә Казан (Идел буе) федераль университетының элитар һәм заманча инновацион укыту-фәнни үзәкләреннән берсе санала, биредә икътисад өлкәсенең төрле тармаклары өчен белгечләр хәзерләнә.

Укытуның югары сыйфаты, фәнни яктан фундаменталь хәзерлек, актив фәнни тикшеренү эшчәнлеге, халыкара киң танылу, чит телләрне төпле өйрәнү – боларның барысы  белән дә Халыкара мөнәсәбәтләр институты хаклы рәвештә горурлана. Институтта белем бирүнең төп максатларыннан берсе булып үз өлкәсендә чын һөнәр иясе булган  иҗади шәхес хәзерләп чыгару тора. Безнең институтны тәмамлаучылар хакимият һәм идарә органнарында, муниципаль оешмаларда эшлиләр, зур компанияләрнең халыкара бүлекләрендә, халыкара оешмаларда, РФнең ЧитИллэрМэ системасында җитди урыннарны алып торалар, икътисад һәм фән өлкәләренә аларны теләп чакыралар. Һәм бу – безнең институтның югары абруе хакында сөйләүче төп күрсәткечләрнең берсе. 

Бүгенгесе көндә Институтта 4 меңнән артык кеше укый: шул исәптән, 3500 бакалавр, 500 магистр һәм  60 аспирант. Биредә шулай ук  дөньяның 38 иленнән килгән 500 (барлык студентларның 12 %ына якын) чит ил гражданнары белем ала. Фәнни-педагогик эшчәнлекне иң югары дәрәҗәдә хәзерлекле галимнәр алып бара, алар арасында  ТР ФАсенең 3 әгъза-корреспонденты,  35 фән докторы һәм 200дән артык фән кандидатлары бар.

Институтта белгечләр хәзерләү югары белем бирүнең барлык баскычларында алып барыла, шул исәптән бакалавриат буенча булган юнәлешләр: халыкара мөнәсәбәтләр; чит илләрне өйрәнү; Рәсәй төбәкара өйрәнү; көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика;  тел гыйлеме; тарих; антропология һәм  этнология; культурология; музей белеме һәм мәдәни һәм табигый мирас объектларын саклау; туристлык; педагогик белем; ике юнәлешне эченә алган педагогик белем. Шулай ук түбәндәге юнәлешләр буенча  магистратурада уку дәвам итә: халыкара мөнәсәбәтләр; тарих; антропология һәм  этнология;  сәнгатьләр тарихы; тел гыйлеме; туристлык. Аспирантурада тарих фәннәре һәм археология (гомуми тарих(чорына карата); археология. этнография, этнология һәм антропология); историография; чыганакларны өйрәнү һәм тарихи тикшеренү ысуллары; халыкара мәнәсәбәтләр һәм тышкы сәясәт тарихы, ватан тарихы; тел белеме һәм әдәбият белеме (тархи-чагыштырма, типологик һәм чагыштырмател белеме, тел гыйлеме), мәгариф һәм педагогия фәннәре (гомуми педагогика, педагогика  һәм мәгарифтарихы) юнәлешләрендә  белгечлекләр хәзерләнә.

Хәзерлекнең барлык юнәлешләрендә диярлек ике һәм аннан күбрәк телләрне укыту каралган. Аларга: инглиз, немец, француз, итальян, испан, төрек, гарәп, фарсы, китай, япон, корея, вьетнам, һинд, суахили, африканас, чит тел буларак рус теле,  шулай ук латин, иске славян, иске татар, иске госманлы,  борынгы грек һәм башка телләр керә.

Халыкара һәм рәсәй фәнни-укыту үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлек, үзебезнең «UNIVERSUM+» компетенцияләр үсеше Үзәге булуы, Аврупа һәм көнчыгыш телләрен үзләштерүгә бәйле күпсанлы мәдәни  программалар студентларның әзерлек дәрәҗәсен арттыруга нык булышлык итә һәм аларның һөнәри үсешләре, киләчәктә эшкә урнашулары  өчен зур мөмкинлекләр тудыра.

Институт эчендә 3 бүлекчә, Фәнни-укыту бүлеге, Археология һәм Этнография  музее, ТРның Алексеевский  районындагы Биләр авылында гамәли-укыту базасы, Фәнни-укыту үзәкләре һәм  фәнни-тикшеренү лабораторияләре, илне өйрәнү мәдәни үзәкләре бар. Институт  каршында тарих фәне тармакларына караган кандидатлык һәм докторлык диисертацияләрен яклау  буенча ике шура эшчәнлек күрсәтә.

2011нче елның 30 нчы октябрендә Институт башлангычы белән КФУда Идел буе округының Балалар университеты ачылды.