Размер шрифта: A A A Цвет сайта: A A A

Сайт "ШАЯН ТВ"

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты. Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Сайт аша «ШАЯН ТВ» каналын Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин. Телеканал заман белән бергә атлый. «ШАЯН ТВ» тапшыруларын: «Таттелеком», «МТС», «Ростелеком», «КазГорСеть», «Дом.ру», цифрлы эфир мультиплексы, «Триколор», «НТВ+», «Телекарта», «ABS-2A» спутник челтәрләре, shayantv.ru сайты һәм YouTube аша карап була. «ШАЯН ТВ» каналын 13 900 000 кеше карый.
Читать полностью тут: https://shayantv.ru/about/
© «ШАЯН ТВ» | https://shayantv.ru