Размер шрифта: A A A Цвет сайта: A A A

Новинки

Хатыйп Миңнегулов. Әдәбиятны өйрәнү юлында

“Әдәбиятны өйрәнү юлында” дип  исемләнгән бу соңгы басманы Татарстан китап нәшрияты  чыгарган (Казан, 2018. – 383 б.) Анда рухи тормышыбызга мөнәсәбәтле шактый гына фотоиллюстрацияләр дә бар.Хатыйп Миңнегуловның соңгы 4-5 елда урыс, татар, инглиз, казакъ, төрек һәм кайбер башка телләрдә йөзәрләгән хезмәте (шул исәптән 13 китабы) дөнья күрде. Аларның  бер өлеше Казакъстанда, Төркиядә, Тажикстанда нәшер ителгән. Инде менә аларга соңгы көннәрдә профессорның янә бер хезмәте (53 нче китабы)  өстәлде.

Мәгълүмат:  https://kpfu.ru/philology-culture/galimne1187-chirattagy-kitaby-342777.html


Фəһимə Хисамова. Татар теле морфологиясе

Югары уку йортлары студентлары өчен төзелгəн бу дəреслек озак еллар дəвамында Казан дəүлəт университетында татар теле укыту тəҗрибəсенə нигезлəнеп язылды. Дəреслектə, белемнəрне тикшерү өчен, сораулар һəм морфологик анализ үрнəклəре дə бирелде.


http://matbugat.ru/news/?id=12747 





Бу  сүзлек – туган телебездәге сүзләрнең килеп чыгышын (этимологиясен), тарихын  ачыклау, мәгънәләрен, кулланылыш үзенчәлекләрен тикшерүгә багышланган киң колачлы беренче хезмәт, зур гыйльми казаныш буларак, төрки-татар тарихын, татар-башкорт тел байлыгын өйрәнергә теләүче галимнәр, мәктәп һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре, укчы-студентлары файдалану өчен гаять файдалы кулланма. Анда 10 меңнән артык сүзгә аңлатма бирелә.


Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда.
Р.Г. Ахметьянов. Этимологический словарь татарского языка в двух томах.

Хәзерге татар лексикографиясендә этимологик сүзлек мондый киң күләмдә һәм чагыштырмача тулы шәкелдә беренче тапкыр нәшер ителә. Сүзлек авторның озак еллар дәвамында алып барган фәнни тикшеренү-эзләнү нәтиҗәләрен, аның бу өлкәдәге табышларын-казанышларын чагылдыра. Сүзлектә барлыгы 10300 чамасы сүзнең килеп чыгышы аңлатылган. Теркәлгән сүзләрнең зур күпчелеген төрки тамырлы берәмлекләр һәм татар теленең диалекталь лексикасы тәшкил итә. Нигездә фонетик яктан үзләштерелгән рус, шулай ук гарәп-фарсы алынмалары да чикләнгән күләмдә кертелгән.
Этимологик сүзлек – филологиянең барча тармакларына иң кирәкле ярдәмлек. Тарихчылар, этнографлар, сәнгатьчеләр һ. б. лар өчен дә ул файдалы белешмә чыганагы була ала. Киң катлам укучылар да монда татар сүзләренең тарихы хакында кызыклы мәгълүмат таба алачак.
Сүзлек, анда тупланган тел материалын мәктәпләрдә, югары уку йортларында уку-укыту программалары кысаларында файдалану өчен шулай ук зур мөмкинлекләр бирә.
http://magarif-vakyt.ru/r-g-exmetyanov-tatar-telenen-etimologik-suzlege-i-ii-tomlar-2/ 
https://www.youtube.com/watch?v=IClrsW1J4rM 


​МудракО.А. Кыпчакские языки Урало-Поволжья / О.А. Мудрак, Ф.Г. Хисамитдинова - Астана: “Ғылым” баспасы, 2017. - 164 с.

Әлеге монография  Урал- Иделбуе кыпчак телләрен тасвирлауга багышланган.  Анда башкорт һәм татар телләренең  фонетик, лексик үзенчәлекләре барлыкка килүе аңлатыла.  Кыпчак реконструкциясенә  зур игътибар бирелә.


Монография  тюрки һәм алтай телләре белгечләренә, этнолингвистика һәм тел тарихы белән шөгыльләнүчеләргә адреслана