Күпләр булачак химиклар Д.И.Менделеев таблицасы, я булмаса H2O, Cu2SO4 кебек формулалар, селтеле металлар турында гына укый дип уйлар. Чынлыкта исә А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты студентлары органик химия, химия нигезләре фәннәре белән беррәттән, һөнәри аралашуда татар теле дип аталган дисциплина да укыйлар. Бу фән кысаларында студентлар белгечлек буенча лексик минимум белән беррәттән, татар теленең орфоэпик, грамматик һәм стилистик нормалары белән дә танышалар, бөек химия галимнәренең тормышы, эшчәнлекләре турында проект эшләрен яклыйлар.
Химия институты студентлары татар әдәбияты, татар мәдәнияте һәм сәнгатенә дә битараф түгел. Күптән түгел институтыбызда үткәрелгән “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” республикакүләм бәйгесендә актив катнашып, призлы урыннар яуладылар. Булачак химиклар белән Г.Камал театрына бару да матур традициягә әйләнде. Быел исә без әлеге институтта укучы татар, рус, удмурт, мари кызлары һәм егетләре белән 4 май көнне Н.Исәнбәт драмасы буенча куелган “Миркәй белән Айсылу” спектаклен карап кайттык.
Ел дәвамында татар теле белән яшьнәп яшәгән химикларның киләчәктә дә тел һәм милләт төшенчәләрен химик формулалар белән үреп барачакларына ышаныч зур.
Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы доценты Г.Ф.Гайнуллина.