Татарстан Республикасының милли белем бирү системасында эшлəү өчен педагогик кадрлар əзерлəү буенча дүрт юнəлеш ачылды.
Көндезге бүлектә:
- Педагогик белем бирү. Тарих һəм җəмгыять белеме;
- Педагогик белем бирү. Математика һәм информатика;
- Педагогик белем бирү. Музыка һәм өстәмә белем.
Читтән торып уку бүлегендә:
- Педагогик белем бирү. Мәктәпкәчә белем бирү белән башлангыч белем бирү.
Барлык кызыксынучыларны, аларның ата-аналарын 30 нчы июль көнне Татарстан урамы 2 нче йортта урнашкан Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 239 нчы аудиториясендә көтеп калабыз! 11:00 сәгатьтә көндезге бүлек турында, 13:00 сәгатьтә читтән торып уку бүлеге турында мәгълүмат алып булачак.