2017 нче елның 13-16 нче ноябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Сәйфулина Флера Сәгыйть кызы Төркия башкаласы Анкарада үткәрелгән халыкара “Türk Dili Konuşan Ülkeler Kurultayı” - “Төрки телләрдә сөйләшкән илләр корылтае”нда катнашты. “Яңа Төркия стратегик эзләнүләр Үзәге” (Yeni Türkiye Stratejik Araştırma Merkezi) тарафыннан оештырылган әлеге корылтайны үткәрүдә Türk Dili Kurumu, Atatürk Dil, Tarih Yüksek Kurumu, TİKA оешмалары да ярдәм итте.
Корылтайда 50 гә якын илдән (өлкәләрдән) 320 галим катнашты. Болар арасында Төркиянең төрле уку йортлары, гыйльми үзәкләреннән килгән белгечләрдән башка, Россия (Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Кырым, Хакасия, Алтай, Саха-Якутия, Тува), Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркестан, Әфганстан, Иран, Һиндстан, Иордания, Монголия, Корея, Кытай (Сенҗап-Уйгур өлкәсе), Молдавия, Украина, Германия, Румыния, Польша, Сербия, Косово, Босния-Герцоговина, Арнавутлук кебек дәүләт һәм республикалардан да шактый зур делегацияләр яки аерым галимнәр чакырылган иде.
Корылтайда төрки телләрдә сөйләшүче халыкларның телләре, диалектлары, төрки телләр тарихы, тел сәясәте, күптеллелек, тел өйрәнү һәм укыту методикалары, төрки халыкларның әдәбияты, мәдәниятларының уртак һәм үзенчәлекле яклары, төрек теленең төрле илләрдә өйрүнелүе кебек күптөрле мәсьәләләргә багышланган күпсанлы чыгышлар яңгырады, фикер алышулар уздырылды. Корылтайда катнашучыларны аеруча төрки дөньяга танылган галимнәр Шүкрү Халюк Акалынның (Prof. Dr. Sükrü Haluk Akalin) “Төрки телләрдә сөйләшкән халыкларның саны хакында”; Хәсән Җәлал Гүзелнең (Hasan Celal Güzel) “Иң борынгы, бай һәм әһәңле тел буларак төрек теле”; Осман Фикри Серткаяның (Osman Fikri Sertkaya) “Төрки телләрнең яше”н өйрәнүгә багышланган чыгышлары аеруча зур кызыксыну уятты. Шуның белән бергә утырышларда төрки халыклар өчен уртак алфавит төзү, уртак терминологик сүзлекләр булдыру, төрки әдәбиятлар антологиясен эшләү кебек мәсәләләр дә күтәрелде.
Өч көн дәвам иткән корылтай төрки телле халыкларның якынаюына, бер-берсен якыннан тануына ярдәм итте, киләчәккә фәнни өйрәнү өлкәләрен, бурыч-максатларын билгеләде.