20 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең 10.2-901 төркем студентлары Татар китабы йортында узган «Видагъ» күргәзмәсе ачылышында катнашты. Татар китабы йорты студентларны Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) тормышына, иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштырды. Күргәзмә татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында зур урын алып торган шәхескә багышланган. Күргәзмәгә баруны оештырган татар әдәбияты укытучыбыз Гөлфия Расилевна Гайнуллина болай дигән иде: “Дәрдемәнднең 1906-1908 елда язылган шигырьләре мәгърифәтчелек әдәбияты фонында алга таба мәйданга чыгачак үзгәрешләр, иҗади тәҗрибәләр өчен юнәлтүче өч вазифасын башкара. Дәрдемәнд иҗатында үзгә дөнья моделе, яңа тип герой пәйда була. Шулай итеп татар әдәбиятында яңа дөнья моделе фрмалашу процессын Дәрдемәнд шигырьләреннән өйрәнә башлау тиешлеге аерымачык”.
Күргәзмә Халыкара конкурслар лауреаты Ильяс Камал башкаруында моңлы, җанны җылыта торган скрипка моңы белән ачылды. Тантананы төркемдәшебез Мотыйгуллина Мәликә алып барды. Ул Татар китабы йортының эшчәнлеге турында сөйләп, 2021 елның көзе әдәбиятта һәм татар халкы тормышында зур эз калдырган Закир Рәмиевнең туган һәм вафат булган көннәре белән истәлекле икәнен ассызыклады: «9 октябрьдә Дәрдемнәднең вафатына 100 ел тулды, шуңа күрә күргәзмә «Видагъ», ягъни «Аерылышу» дип исемләнде».
Экспозициянең ничек оешуы һәм күргәзмәнең ачылуы турында сүз Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры директоры Айдар Рәсим улы Шәйхинга бирелде. Айдар Шәйхин Дәрдемәнднең истәлеген мәңгеләштерергә кирәк, чөнки ул татар әдәбиятында үзенә бер нур булганын җиткерде: «Дәрдемәнд Казанда булырга тиеш, чөнки әдип – безнең милләт өчен хәзерге гасырда үрнәк булып куярлык иң куәтле шәхесләрнең берседер, – диде ул. – Дәрдемнәдне таныту һәм аның иҗатын актуальләштерү, мәңгеләштерү күргәзмәнең максаты булып куелды. Татар китабы йортының залын тулысынча Дәрдемәндкә багышлау теләге бар».
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Шәриф улы Файзрахманов күргәзмәне оештыру өчен Татар китабы йорты җитәкчелегенә рәхмәт сүзе җиткерде.
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты филология фәннәре докторы, профессор Дания Фатих кызы Заһидуллина үз чыгышында: «Бүгенге күргәзмә «Видагъ» (Аерылышу) дип аталса да, күргәзмә үзе дә, гомумән, аның безнең яшәешебезнең урыны да Дәрдемәнднең беркайчан да татар халкыннан аерылмаганлыгын сөйли. Татар халкы ХХ гасыр дәвамында һәм безнең көнгә кадәр татар халкы Дәрдемәнд белән бергә, аның үрнәгендә алга атлый», – диде әдәбият галиме Дания Заһидуллина.
Күргәзмә бик үзенчәлекле, һәрбер предмет бердәнбер һәм һәрберсе Дәрдемәнднең бөек рухын саклый. Биредә Дәрдемәнднең Ш. Камалга бүләкләнгән каләме, аш-су кирәк-яраклары, тартмачыгы һәм җыентыклары бурын алган. Күргәзмә татар әдәбияты тарихын тирәнрәк аңлау өчен бер адым булды. ХХ йөзнең икенче яртысы татар әдәбиятын укытучы Гөлфия Расилевнага күргәзмәгә алып баруы, әдәбият тарихын максатчан төстә системалы өйрәтүе өчен бик рәхмәтлебез.
Казан федераль университетының
3 курс студенты Шәмсетдинова Суфия Илдар кызы