Казан федераль университетында IV Казан халыкара лингвистик саммитының төп чарасы - «Хәзерге тел белеме: хезмәттәшлеккә юл» халыкара фәнни конференциясе ачылу тантанасы үтте.
14 декабрь көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Хәзерге тел белеме: хезмәттәшлеккә юл» халыкара фәнни конференциясе эшенә старт бирелде. Конференция KILS-2023: Казан Халыкара лингвистик саммит кысаларында уза. Саммит «Хәзерге тел белеме: хезмәттәшлеккә юл» халыкара лингвистик конференцияне һәм «Тел трендлары һәм методик инновацияләр – 2023» лингвометодик фестивален үз эченә ала.
Саммит Россия, Азәрбайҗан, Алжир, Белоруссия, Грузия, Мисыр, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Колумбия, Һиндстан, Ирак, Испания, Марокко, Таҗикстан, Төркмәнстан, Франция, Хорватия, Үзбәкстан, Эквадор һәм башка илләрдән 800 дән артык катнашучыларны берләштерде.
Халыкара чараны ачу тантанасында катнашучыларны Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Рус теле һәм әдәбияты буенча Совет рәисе Владимир Толстой, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан федераль университеты президенты Рияз Минзарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сәламләде.
«Әлеге саммит – Казан университетының искиткеч инициативасы, ул профессионал-лингвистларны, рус һәм чит телләр, әдәбият, татар теле укытучыларын берләштерә. Кунакчыл Казанда очрашырга, көн кадагында торган проблемалар турында фикер алышырга, танышырга, дуслашырга, аннары үз университетларына, үз шәһәрләренә яңа белемнәр, яңа танышулар белән әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирә. Бүген Казан, чыннан да, лингвистик хәрәкәтнең лидеры. Мин әлеге искиткеч форумда катнашырга чакыруны бик шатланып кабул иттем» – дип ассызлыклап үтте Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Владимир Толстой.
Конференцияләр катнаш форматта (онлайн һәм офлайн) түбәндәге юнәлешләр буенча уза:
Саммит рус, инглиз һәм татар телләрендә алып барыла. Катнашучылар үз чыгышларын Казан федераль университеты бинасында һәм онлайн форматта тәкъдим итә ала. Ул рус, татар һәм чит телләр укытучыларына исәпләнгән. Фестивальдә шулай ук мәгариф системасы җитәкчеләре, әйдәп баручы галим - методистлар, галимнәр ассоциацияләре һәм берләшмә вәкилләре катнашачак. Саммит кысаларында методик остаханәләр, практикумнар, семинарлар, методик идеяләр ярминкәсе һәм башка чаралар үткәрү планлаштырыла.
Чараны Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФА тел белеме институты, РФА лингвистик тикшеренүләр институты һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты оештыра.
Саммиттан туры трансляцияләрне Казан Федераль университеты сайтының трансляцияләр бүлегендә карарга була.