Институтыбызның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасында куанычлы яңалыклар: 4 нче курс студенты Долгова Лариса Анатолий кызы һәм 5 курс студенты Шәрипова Гөлнур Илнур кызы бу көннәрдә укудагы уңышлары, фәнни хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе стипендиясенә лаек булдылар.
Л.Долгова һәм Г.Шәриповалар икесе дә – Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең иң актив студентларыннан: “5” билгеләренә генә укыйлар, тәрбия чараларында катнашалар.
1 нче курсны тәмамлагач, барлык студентлар да уку планы нигезендә фольклор практикасы узалар. Л.Долгова 2015 нче елда Питрәч районыныда әлеге практика вакытында керәшен татарларының фольклоры буенча бик бай материал туплады. Шуның нигезендә курс эше язды, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясады.
Шәрипова Гөлнур конкурска доцент Г.Р.Гайнуллина җитәкчелегендә татар әдәбияты классигы Г.Әпсәләмов иҗаты турында язылган фәнни эшне тәкъдим иткән иде. Ул “Әдәбият кеше күңелендә ихласлык, рухи кыйммәтләргә мәхәббәт тәрбияли. Бүгенге көндә аны өйрәнү бик мөһим” – дип саный. Институт һәм югары мәктәп җитәкчелегенә студентларга фәнни яктан үсәргә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт җиткерә.
Бу икеләтә зур уңыш – Лариса Долгова (фәнни җитәкчесе – доцент Л.Ф. Җамалиева) һәм Гөлнур Шәриповаларның (фәнни җитәкчесе Г.Р.Гайнуллина) – берничә еллык эзлекле, дәвамлы фәнни-гамәли эшчәнлекләре нәтиҗәсе. Аларны ихластан котлыйбыз һәм яңа фәнни-иҗади уңышлар телибез!
Мәгълүмат чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы