Хак-гаделлек өчен яу барганда,
Янган утка атыл;
Маяк булып торсын синең алда
Намус, белем, акыл! (Гамил Афзал)
2022 елның 23 маенда, Актаныш районының “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ында VII төбәкара Гамил Афзал укулары уздырылды.
Чараны үткәрүдә, мастер-класслар, секция эшләрен оештыруда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р. Җамалетдинов җитәкчелегендә, институт мөгаллимнәре дә катнашты. Әдәбият кафедрасы профессоры Л.И. Минһаҗева, татар теле белеме кафедрасы доценты Х.Х. Кузьмина, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты К.С. Фатхуллова Актаныш, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеев, Минзәлә, Тукай, муниципал районнарыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән килгән укытучыларның фәнни тикшеренү эшләрен бәяләделәр.
Конференциядән соң, киләчәккә планнар корылды, уку-укыту системасындагы бурычларны бергәләп тормышка ашыру юнәлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләренең әһәмиятенә басым ясалды.