Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында төрле чаралар, күңелле очрашулар еш оештырыла. Декабрь азагында Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән берлектә оештыра торган «Туган тел» олимпиадасының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
Бирегә республиканың төрле районнарыннан иҗади күңелле, белемгә омтылган иң тырыш укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр килде.
Җиңүчеләрне котлау тантанасын Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының директоры филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул укучыларны институт тормышы белән таныштырды һәм уңышлар теләде. «Туган тел» олимпиадасының традицион чара икәнлегенә басым ясады, бирегә килгән укучыларны безнең белән гел бергә булырга өндәде.
Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррир урынбасары, журналист Рәшит Минһаҗ да очрашуга килүчеләргә үзләренең матур теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Олимпиадада җиңгән һәр иҗади эшкә үзгә фикер, аерым бер тырышлык салынган иде. Бу турыда олимпиадага килгән эшләрне укып, танышып бәяләгән галимә, шагыйрә Халисә Ширмән сөйләде. Киләсе елда да бу бәйгедә катнашырга теләүчеләр өчен үзенең киңәшләрен бирде ул.
Ахырдан очрашуга килгән укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар өчен экскурсия оештырылды. Килгән кунаклар җылы хисләр, рәхмәтләр сүзләре белән саубуллашып киттеләр.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы менә шундый күңелле чара белән тәмамланды.