Каюм Насыйри институтының Ульяновск шәһәрендәге үзәгендә Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең туган көненә багышлап, әдәби-музыкаль кичә булды. Әлеге чарада Бари Тарханов исемендәге халык театры артистлары катнашты. Алар шагыйрьнең шигырьләрен рус Һәм татар телләрендә укыдылар. Кичэгә килүчеләр «Моабит дәфтәрләре» китабының күчермәсе белән дә таныштылар.
Көннең икенче яртысында әлеге чара Муса Җәлил призына шахмат турниры белэн тәмамланды