Мәскәү шәһәре Муса Җәлил исемендәге мәктәп быел 1 нче сыйныфка 70 кә якын укучы кабул итте. Алар, билгеле булганча, төрле милләт балалары.
Традиция буларак, мин беренче татар теле дәресен мәктәп бинасында урнашкан Казан федераль университетының Каюм Насыри үзәгендә үткәрәм. Беренче дәрес, билгеле, бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланды. Кыскача шагыйрьнең биографиясе белән таныштыргач, балаларга аның “Шүрәле” поэмасының эчтәлеген сөйләдем, китаптан иллюстрацияләр күрсәттем. Соңыннан укучылар “Шүрәле әкиятенә нигезләнеп иҗат ителгән мультфильм карадылар. Балаларга дәрес бик ошады. Өй эше итеп, укучыларга әкият геройларын рәсем итеп ясарга тәкъдим иттем.
24.09.2020 ел.
Үзәкнең методисты Саитова Л.Ф.