14 февральдә Казан федераль университеты Каюм Насыйри институтының Пензадагы үзәгендә татар теле курсларында укучылар Муса Җәлилнең 115 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә уткәрделәр. Кичэнен исеме "Жырым белән дусны иркәләдем..." дип аталды. Әлеге кичәдә олуг шагыйрьнен лирик шигырьләренә өстенлек бирелде.
Кичә М.Җәлилнен тормыш юлына багышланган видеоязма карау белэн башлады. Бу хакта И.Гыйлэжев сөйләде. Дөнья әдәбияты тарихында ижатлары белән исемнәрен мәңгеләштергән бик күп язучылар, шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой М.Җәлил кебек, әсәрләре белэн генә тугел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән, шагыйрьлэр бик аз.
М.Җәлилнең ижатында мәхәббәт зур урын тоткан. Аның мәхәббәт лирикасы гаять бай һәм үзенчәлекле. Түзеп булмастай авыр шартларда да М.Җәлил мәхәббәт, анын савыктыргыч шифалы көче турында язарга кодрәт таба.
Халкына, гомумән, кешелеккә мәхәббәт белән сугарылган М.Җәлил ижаты узе дә укучыларын жирдә матурлык хакына яшәргә өнди.
Кичәдә укучылар тарафыннан М.Җәлилнен "Сагыну", "Хыял", "Күлмәк","Сөеклемә", "Дару", "Сөю","Бер кызга","Томаулы гашыйк", "Гашыйк һәм сыер","Табут","Кызыл ромашкалар","Кыз теләге" кебек лирик шигырьләре башкарылды.
Шулай ук Муса Җәлил шигырьләренә язылган "Сагыну","Жырларым", "Кызыл ромашкалар" жырлары башкарылды.
Кичә бик матур узды. Катнашучылар бу кичәдән зур канәгатьләнү алдылар.
Методист Динә Янгуразова